Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 100 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды.
Бәхетле әти-әни Нуриев Айзат Хатип улы һәм Нуриева Альбина Илис кызы өченче балаларына - улларына Булат исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.