“Тамыр” хуҗалыгында бүгенгә урып-җыюның өчтән бере тәмамланган инде. Көзге бодай – 285, арыш – 460, борчак 110 гектарда суктырылган.
Көзге культураларны урып-җыюны тәмамлап, тамырлылар арпа суктырырга керештеләр. 200 гектарлы арпа басуында 7 комбайн эшли. Баш агроном Нияз Әхмәтҗанов һәр комбайнның урак барышында бөртеклеләрне югалтусыз суктыруын күзәтчелектә тота. Һәр комбайнчының эшләү сыйфатын, һәр басудан чыккан уңыш күләмен анализлап бара ул.
Быел көз бодайны – 450, арышны 750 гектарда чәчүне планлаштыралар. Бодайның “Казанская- 560”, “Султан” сортларын, арышның “Бүләк” сортын чәчәчәкләр “Тамыр”да.