“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллинның Актанышка эш сәфәре кысаларында районда Татарстан, Башкортстан, Удмурт республикалары вәкилләре очрашты.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев, Удмурт Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Виктор Михайлович Кушко, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин Актаныш районы үрнәгендә республикада федераль һәм региональ программаларның үтәлеше белән таныштылар. Өч республика өчен дә актуаль булган сорауларның чишелеше буенча фикер алыштылар, Татарстан үрнәген үзләрендә булдыру, нигез итеп алу өчен Актанышның оешма-предприятиеләрендәге эш барышын карадылар.
“Технологик техникум” ресурс үзәгендә кадрлар әзерләүдә кертелгән яңалыклар белән танышканда Хәйдәр Арслан улын да, Виктор Михайловичны та белгечләргә бүгенге базар шартларында ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булуы кызыксындырды. Чөнки республикаларда һөнәри белгечләрнең яңа техникаларда-җиһазларда инновацион программаларга нигезләнеп эшли белүләре сорала. Бу уңайдан, техникумның җиһазланышы, матди-техник базаның заман югарылыгында булуы сөендерде аларны. Ә инде техникум тәмамлаучыларның диплом алганчы ук эшкә урнашу мәсьәләсе хәл ителеп, хәтта күрше республикалардан ук белгечләргә сорау булуы аларны гаҗәпкә калдырды. Башкортстанның безгә чиктәш районнарында бүген Актаныш техникумын тәмамлаган белгечләр хезмәт куя.
“Актаныш” сәнәгать паркы тудырган мөмкинлекләр белән танышкач, Әгъзам Самат улы республика программалары белән ут күршеләребезне таныштырып: “Сәнәгать парклары - бизнеста уңышка ирешүдә иң кыска юл,” – диде. “Актаныш агрегат заводы”, “Касымовский” сөт заводы эшчәнлеге белән танышканнан соң, мөхтәрәм кунакларда мондый сәнәгать паркларында күрше төбәк эшмәкәрләре дә урнашып эшли алуы кызыксыну уятты. Үз республикаларында очрашулар вакытында Актаныштагы һәм Татарстандагы бизнес мөмкинлекләр хакында да сөйләячәкләренә ышандырдылар.
“Лачын” боз сараена һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатына Рәсәй төбәкләреннән дә балаларның килүе, шулай ук җәйге чорда төрле төбәкләрдән килгән балаларның “Бүләк” лагеренда татар мохитендә яшәп мастер-классларда укулары, ял да итүләре Актанышта белем һәм тәрбия бирүдә бик зур көч һәм хезмәт куелганын, укытучыларның һәм тренерларның югары һөнәри әзерлеген күрсәтте.
-Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә, кече яшьтән үк аларны юнәлешле укуга тартуда, мәктәп яшеннән үк һөнәр сайлауда этәргеч бирүдә эзлекле эшлибез. Һәр өлкәдә федераль һәм республика программалары халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, көчле кадрлар булдыру өчен зур ярдәм. Авыл хуҗалыгы тармагында да, сәнәгатьтә дә икътисадый тотрыклы үсеш безгә ышанычлы һәм ике як өчен дә отышлы элемтәләр булдыруда, районга инвестицияләр кертүдә нигез булып тора, - диде район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов.
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин авыл җирлекләре башлыклары белән дә очрашты. Территорияләрне үстерү, республика җирле үзидарәсе системасын камилләштерү мәсьәләләре хакында эшлекле сөйләшү барды.
-Сез – халык белән эшләүдә иң мөһим буын, – диде Әгъзам Гобәйдуллин җирлек башлыкларына, – монда яшәүчеләр үз проблемалары белән нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итә. Һәм сез барлык мәсьәләләрдә дә компетентлы булырга тиеш. Сезнең бурыч – кешене тыңлау һәм мәсьәләне хәл итү юлын табу. Ә үз чиратыбызда без сезгә ярдәм итәрбез”, – диде “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе рәисе.