Актанышта урып-җыюда комбайнчыларыбыз вакыт белән хисаплашмый эшли. Көзге чәчү өчен көтелгән яңгырлар урак барышына бераз тоткарлык тудырса да, уңганнарыбыз кичә – 10 августта ук кырларга ашыктылар. Бүген – 11 август көнне район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов кырларда комбайнчылар белән очрашып, урак барышы белән танышты. Тәҗрибәле комбайнчылар белән быелгы урып-җыю барышының, игеннәр өлгерешенең үзенчәлекләре хакында сөйләшсә, яшь комбайнчылар белән аралашып, аларның киләчәккә планнары, фикерләре белән танышты ул. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бүген уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке хезмәттә. Һәр комбайнга икмәкне амбарларга ташу өчен техника беркетелгән.
Актаныш кырларында нигездә көзге культураларны – бодайны, арышны урып-җыю тәмамланды. Борчак уңышын да җыеп алган хуҗалыклар инде арпа суктыруга кереште.