Хөрмәтле райондашлар! Һөнәри эшчәнлекләрен спорт өлкәсе белән бәйләгән спортсөярләр, физкультура укытучылары, ветераннар, тренерлар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актанышлылар! Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләр, спорт ветераннары! Сезне физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Физкультурачылар көне - һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәр беребезнең бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - тормыш сыйфатын,яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә бер адым. Районда ел әйләнәсе узучы бәйге-ярышларның төп максаты - катнашучыларны күбрәк тарту, спортка мәхәббәт тәрбияләү.
Районда спортны үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Үсеп килүче буын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен без барлык шартларны тудырабыз. Райондашларыбызның республика, Россия күләмендәге уңышларына сөенәбез. Алар - районыбызның горурлыгы!
Киләчәктә дә Актанышта спортның һәр төрен дә үстерүдә бергәләп эшлик, яңа үрләр, яңа биеклекләр яулыйк. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары телим һәркайсыбызга да.