Кояшлы, эссе җәйнең матур бер көне. Билгеле инде, алмагачлар ак чәчәген күптән койган. Алай гына да түгел, алмагачлар да, биредәге җиләк-җимеш куаклары да, кыргыйланып, ешкынлыкка әверелгән. Әмма тирә-юнь табигате сихри гүзәллеген тамчы да җуймаган. Баҗана елгасын аркылы чыгып, Илтимер яланына аяк басуга, борынга бөтнек исе кереп тула. Күкрәкләр киңәеп, дөнья иркенәеп киткәндәй тоела. Аяк астында “Миңа да күз сал!” дигәндәй елмаеп, кып-кызыл булып пешкән җир җиләкләре тәгәрәшеп ята. Биниһая хозурлык!
Менә тау итәгенә бер-бер артлы төрле төстәге, төрле маркадагы машиналар тезелә башлады. Төз буй-сынлы ир-егетләр, балаларын, оныкларын җитәкләгән сылу хатын-кызлар төркеме ишәйгәннән-ишәйде. Кунакларның һәркайсын милли киемдәге кызлар чәкчәк белән сыйлады.
Бу – “Илтимер авылы көне”. Искиткеч моңлы тавышы белән тирә-юньне яңгыратып, Атлас Әмируллин “Илтимерем” җырын сузып җибәрде. Җыр шушы очрашу өчен махсус яздырылган. Җирле җитәкче-оештыручыларның Илтимер авылының кыскача гына тарихын, очрашуның максатын, көн тәртибен аңлаткан чыгышларыннан соң, халык зиратка юл алды. Азан моңы, догалар, вәгазь тыңланды. Аннан инде, өлкәннәрне матур итеп бизәлгән атлы арбаларга утыртып, шулай ук гармун, җыр-моң белән Илтимер урамнарына күтәрелдек. Кайчандыр ямь-яшел бәбкә үләнле ихаталарда кеше буе булып үскән кычыткан, әрекмәннәр хакимлек итә. Анда-санда муртаеп, янтаеп беткән, әле череп җиргә сеңмәгән абзар-кура, капка баганалары сураеп тора. Тыныч көндә кызганыч хәлдә калган хәрабәләр күңелгә ниндидер әрнү ярасы сала...
Менә алдан ук хәстәрен күреп, печәне чабып алынган түгәрәк алан. Ул бүген сәхнә вазифасын башкарачак. Очрашуның төп җаваплылыгын үз өстенә алган Илтимер егете – Ягъфәр Гыйбадуллин авыл очыннан урам беткәнче тезелеп киткән нигез хуҗаларын исемләп атап, кайтучыларны бер-бер артлы үз янына чакыра башлады. 60 ка якын “оя”дан бик азы гына кайтмаган булып чыкты. Күбесе әлеге очрашуга сагынып, атлыгып кайтуларын, нәсел дәвамчыларына туган якларын, ата-баба каберләрен күрсәтергә дип юлга чыгуларын әйтте. Хәзерге көндә Актанышта яшәүче Илтимер кызы Рәшидә Тимерова-Миргаязова авылдашларының һәммәсенә махсус пакетлар – бүләк әзерләгән иде. Анда хуш исле каен миллеге (бездә аны “пиннек” диләр), “Илтимер чәе”, сыйфатлы, төсле кәгазьгә бастырылган “Илтимерем” җырының сүзләре.
Шатлыклы да, сагышлы да бу очрашу Илтимергә терәлеп торган Түке авылының Сабантуй мәйданында дәвам итте. Ә анда туган авылының гүзәл табигатенә мәдхия җырлаучы Галия Хуҗиәхмәтова, туган авылындагы һәр кешенең холык-фигыленә туры китереп шигырь чыгарган Гөлгенә Рәхмәтуллина, чын шагыйрьдән багышлау яздырып кайткан Разиф Харисов, күңелләрне кузгата да, уйландыра да торган шигырьләр авторы Зөләйха Закирова үзләренең иҗат җимешләрен укыдылар.
Сокланып туймаслык матур, җиләк-җимешкә ифрат та бай бу авылны ташлап китү ачысын кичергән кешеләрне күрү – азмы-күпме миңа да таныш. Үсмер вакытта ерак әбием ягыннан туган тиешле Сания апа белән Харис абый Җәлиловларга килә идем. Шул елларда гына юан нарат бүрәнәдән хан сарае кебек биек йорт җиткергәннәр иде алар. Менә шундый “дворец”ны үз кулларың белән төзеп, үз кулларың белән сүтеп ташла әле син?.. Классыбызда да Илтимердән йөреп укучылар байтак булды. 1976 елда “Суга якын авылларны күчерергә” дигән карар нигезендә Илтимер авылының да кара исемлеккә кергәнен белгәч, бу авыл халкының йөзләренә язылган хәсрәтен, күзләреннән коелган яшен үз күзләрем белән күрергә туры килде. Әле менә шул хисләрне “Җирсү ярасы” дигән ши гыремә салырга тырыштым. Әмма туган нигезне югалту авырлыгының чиреген дә аңламаганмын икән ул елларда. Нинди чиреге, йөздән берен дияргә кирәктер. Бәлки әле ул чагыштыру да аздыр...
Бер күченү – ярты пожар, дип юкка гына әйтмәгән шул халык. Хөкүмәт тиешле акчасын бирсә дә, кендек каның тамган, тамыр типкән ояңны туздырып китү башына төшкән кешенең үзенә генә мәгълүм олы фаҗига булган. Күченгәннәренә утыз-кырык ел вакыт үтсә дә, хәзер дә телләрендә моңсу хатирәләр, юану, үз-үзләрен юату, җирсү сүзләре:
“Фәрхупҗамал апа 1989 елга кадәр Илтимердә яшәде. Берүзе калды, китмим дип, аяк терәп торды. Кышларда – юлсыз, кара төннәрдә утсыз яшәү авырлыгы тора-бара аны да сындырды. Илтимернең соңгы могиканы булып күченде”.
“Әле ярый, су баса дип, зиратыбызга кагылмадылар. Элгәрләребезгә рәхмәт, зират өчен тау башын сайлаганнар”.
“Без яшь идек, әткәй-әнкәйләр ничек чыдагандыр...”
“Күрәчәктер. Хәзер менә авылыбызның урынын су басмаганга сөененеп яшибез...”
Әйткәнемчә, күңелләрен шигырь белән дә бушатты алар, җыр белән дә, уен-көлкеле истәлекләр белән дә.
Очрашуның иганәчеләре, Илтимер егетләре һәм кызлары: Рәүф Хуҗин, Роберт Шакиров (сабакташым Садыйк Шакировның улы), Разиф Харисов, Илгиз Галимов, Люция Госманова, Илиза Баязитова, Фәнзур Гайнетдинов, Фарис Фәтхиев, Ягъфәр Гыйбадуллин, Зоя Салихова, Түке авылы мәчете тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән телгә алынды. Аларның матди ярдәме белән Бания Гыйльметдинова җитәкчелегендә һәр кешегә җитәрлек итеп бай табын әзерләнгән иде.
Җыр-бию, төрле уеннар, шуклык-шаянлык белән чиратлашып барган чыгышлар очрашуга бәйрәм төсе бирде. Алмаз Галиев, Гөлүсә һәм Ленар Габидиновлар, Көлемсәр Хаҗипова, Атлас һәм Дилшат Әмируллиннар, Фәнзилә Гаязова һәм башкалар үзләренең сәнгати осталыкларын күрсәтте.
“Илтимер авылы көне”нең тагын бер бизәге итеп Зөбәер сигезьеллык мәктәбен 1963 елда тәмамлаучылар да чакырылган иде.
Аралашу таңга кадәр барды. Кайткан кунаклар яңа көннең яңа таңын җыр-моң, зур җиһанга, үзләре кебек аллы-гөлле йолдызчыклар булып чәчелгән салют белән каршыладылар.