Бүген – 8 август көнне район башкарма комитеты каршындагы җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышы район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында узды.
Җир кишәрлеге алырга теләүче һәр кешене дә комиссия вәкилләре аерым кабул итте. Нинди максатларда җир алырга теләүләрен аңлаттылар гариза язучылар. Һәр гаризаны карап, гражданнарның фикерен искә алып, карар чыгарганда гамәлдәге законнар нигезендә җирнең максатчан файдаланылуы искә алынды. Законга нигезләнгән максатларда җир кишәрлеге сораучыларның гаризалары буенча уңай карарлар кабул ителде.