Актаныш сулыклары райондашлар өчен генә түгел, күрше-тирә районнар – хәтта күрше республикалар, төбәкләр өчен дә яратып ял итә торган урын. Ял көннәрендә генә түгел, атна уртасында – эш көннәрендә дә Агыйдел яр буйларында палаткалар белән дә, төзелгән корылмаларны арендага алу юлы белән дә ял итүчеләрне очратасың. Тәртип белән, әйләнә-тирәне чүпләми, табигать кочагында тынычлыкта балык тотып ял итүчеләр дә бар. Шул ук вакытта шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, ял итәргә килеп, бар көченә шау-шу кубарып, үзенең “текәлеген” ассызыклап “кунак” булучылар да очрый. Һәр очракта да – хәтта тыныч кына ял иткәндә дә – синең ялың законлы саналамы?
Полиция хезмәткәрләре, дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе инспекторы килеп, синең ялыңны законсыз дип санамасмы?
Табигать кочагына ял итәргә чыкканда гамәлдәге законнар, яңалыклар белән танышу кирәклеге рейд вакытында Татар Ямалысы җирлеге сулыкларында ял итүчеләр белән очрашып сөйләшкәндә дә ачыкланды.
Гамәлдәге Су кодексы нигезендә, яр буеның су өсте сызыгына кадәрге өлеше кагылгысыз дип санала. Ул төзекләндерү һәм халыкны ял иттерү максатында гына арендага бирелә ала. Шуңа күрә, әлеге җир участогыннан файдалану хокукын 2007 елга кадәр алып өлгергәннәр белән ни булачагы әлегә билгесез.
Су кодексы нигезендә, су зонасында әйләнә-тирәгә зыян салу ихтималы булган һәртөрле гамәлләр закон нигезендә тыела.
- Ярларның бу участогы чагыштырмача чиста, - дип билгеләп үтте Минзәлә, Актаныш районнары буенча дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе инспекторы Радик Фарукшин. - Монда елгаларның һәм ярларның чисталыгы өчен сакчыл карашта булган балыкчылар балык тотарга киләләр. Җәй дәвамында ярларны чистартырга дип кенә түгел, экологик тәртипне бозучыларга җәза бирү максатыннан да төнге рейдларга чыгабыз.
Рейд барышында полиция хезмәткәрләре дә, дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе инспекторы да яр буенда ял итүчеләргә гамәлдәге законнарны аңлатып, кисәтү ясадылар.