“Актаныш гармуннары” фестивале тәүге тапкыр гына узуга карамастан, бәйгедә Актаныштан гына да 100 гармунчы катнаша. Сабантуй мәйданында кунакларны да актанышлылар җырлап-биеп, гармунда уйнап, татар өендә каршы алды. Актаныш турында фильм караган кунакларны авыл мичендә пешкән коймак, самоварда кайнаган, төрле үләннәр салып төнәтелгән чәй белән сыйладылар.
Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде: комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы), хуҗалыкларда комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарының булуына игътибар ителде.
Актанышта 27 - 28 июль көннәрендә “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивале үтәчәк. Бу уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә уздырган иде. “Интертат” укучыларга конференциядә яңгыраган кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.
Татарстанның олуг аксакалы Айрат хәзрәт Актаныштагы дөньяви-дини белем бирү үрнәкләре белән танышып, Актаныш гимназиясендә, “Бүләк” лагеренда булды. Балалар, укытучылар белән очрашып сөйләште. Район Җәмигъ мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазы укыганнан соң, районда дин тотучы мөселман кардәшләр белән очрашып, аларның сорауларына җаваплар бирде.
Актанышта 27 - 28 июль көннәрендә “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивале үтәчәк. Гармунчылар парадын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләячәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйләде.
“Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/video/
“Әдәби мозаика”га җыелган Актаныш халкы ике сәгать дәвамында “Әдәби-экспресс”, “Экологик ассорти”, ”Сюрприз” , “Табигать - симпатия”, “Шигъри тәнәфес”, “Анаграммалар”, “Серле сенсацияләр” станцияләрендә китаплар иленә сәяхәт кылдылар.
Кичә -24 июльдә үзәк стадионда футбол буенча чирек финал ярышлары башланып китте. Пучы-Яхшый, Актаныш-Кәзкәй командалары матур уен күрсәтте. Бүген – 25 июль көнне Түке – Иске Байсар, Татар-Суыксуы – Яңа Әлем авыл җирлеге яшьләр командалары чирек финалда уйнаячак. Җиңүче командалар арасында 26 июльдә – ярымфинал, 28 июльдә финал ярышлары узачак.
Хөрмәтле райондашлар!
Актаныш районында “Россия юристлар ассоцияциясе” гомуми Россия иҗтимагый оешмасы Татарстан региональ булекчәсе бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Юридик ярдәм Актаныш авылы 8 йорт 13 кабинетта (Почта зданиясы) күрсәтеләчәк. Түхбәндәге телефон буенча алдан язылып кую тәләп ителә 89600580845.
25 июль көнне, 11.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында матбугат конференциясе үткәреләчәк.