ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Җәмигъ мәчете лагерына балалар Актаныштан гына түгел, Татарстанның башка төбәкләреннән Яр Чаллы, Түбән Кама, Казаннан да килгәннәр иде.

Гармунчылар үз осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, үзара аралашып, иҗади багланышлар урнаштырып, мастер-классларда белемнәрен дә ныгытачак. Гармун уйнап бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. 10 яшьтән башлап, теләгән һәр иҗатчы катнаша ала.

 

Бөтенрәсәй  «Актаныш гармуннары» фестиваленә рәхим итегез!


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Иске Әлем – бертуган Әнвәровларның туган авылы. Ә Авыл көнен оештыручылар арасында заманында үзе дә мәйдан тоткан Айнур Әнвәров та бар. Дүрт бертуган Әнвәровлар, авыл активлары Габдуллиннар, Миннахмәтовлар, Мохамовлар, Нәбиевлар авыл көнен оештыруда башлап йөрделәр.

Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 20.00 гә кадәр эшләүче тавыш санау комиссиясе праймеризда катнашырга теләк белдергән ике кандидат: Фәттахов Энгель Нәвап улы һәм Вахитов Илшат Рәфит улының сентябрьдә булачак сайлауларда күпме тавыш җыю мөмкинлеген билгеләп, «Бердәм Россия » партиясенең сәяси Советына йомгаклау протоколын тәкъдим итте.


21
июль, 2018 ел
шимбә

Актанышның үзәк стадионында 25 июньнән  авыл җирлекләре яшьләре арасында футбол ярышлары башланып китте. Чемпионат башланганнан бирле биредә һәр кич авыл җирлекләре командалары туп тибә – үзара ярыша.

Район шахмат мәктәбендә бүген – 21 июль көнне  республиканың 12 районыннан килгән иң оста шахматчылар арасында  республика беренчелеге башланды.

Бүген Спас районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән корылтае «Изге Болгар җыены» уза.


20
июль, 2018 ел
җомга

20 нче июль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә шахмат ярышы үткәрелде.

Изге Болгар җыенына барырга  теләүчеләр өчен Актаныштан автобус белән бару оештырыла. Моның өчен район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закировага мөрәҗәгать итү кирәк. Өй телефоны : 3-13 -97, кәрәзле телефон : 8 960 062 32 69.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International