Иске Әлем авылында татар көрәшен данлаучы Авыл көне узды

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Иске Әлем – бертуган Әнвәровларның туган авылы. Ә Авыл көнен оештыручылар арасында заманында үзе дә мәйдан тоткан Айнур Әнвәров та бар. Дүрт бертуган Әнвәровлар, авыл активлары Габдуллиннар, Миннахмәтовлар, Мохамовлар, Нәбиевлар авыл көнен оештыруда башлап йөрделәр.

21 июльдә узган Авыл көнен – сабантуйны Иске Әлем авылы халкы 15 ел зарыгып көтте. Башка авыл халкы гөрләтеп сабантуй уздырганда читтән генә көнләшеп тә карадылар. Сабантуйлар үтте, шулай булса да, көрәшчеләр династиясен биргән  авыл халкы быел үзенең сабантуй аланында - авыл көнендә якташларын бәйрәмгә жыйды.

Бер ай алдан әзерләнә башлады авыл халкы бәйрәмгә. Авылны чистарту,  төзекләндерү буенча бик күп эш эшләнде. Авыл халкы иганәчеләр  эзләп, үзләре кушылып,  бүләкләр әзерләделәр. Бәйрәмнең оешкан төстә, зәвыклы һәм күркәм үтүендә  җирлек  башлыгы Дилбәр Әнвәрованың да хезмәте зур булды. Һәр эштә башлап йөрде, авыл халкының куйган хезмәтен, тырышлыгын күреп, мактап, үсендереп торды. Шул рәвешле һәр  авылдаш – читтәме, авылдамы -  үз өлешен кертте. Шәхси эшмәкәр Ралиф Фәхертдинов гаиләсенә аерым рәхмәтле авыл халкы. Бәйрәмдә Әсхәт Дөбер Шатырның катнашуы, Әнвәровларның көрәштәшләре – Арча, Түбән Кама, Минзәлә егетләренең матур көрәш күрсәтүе искеәлемлеләр өчен мәртәбә булды.

Ат, юртаклар чабышы, төрле кызыклы уеннарны мәйдан халкы хуплап, алкышлап карады. Көрәш яшьләр һәм зурлар арасында оештырылды. Үсмерләр арасында берничә авырлыкта көч сынашырга мөмкин булса, зурлар арасында үлчәнеп тору булмады – батырлар бер авырлыкта гына бил алышты. Җиңүчеләр акчалата бүләкләнде, ә баш батырга, әлбәттә, тәкә бирелде!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International