ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2018 ел
җомга

Биредә һәр теләгән көрәшчегә бил алышу, уеннарда катнашу рөхсәт ителәчәк! 

Форумны Татарстан мөфтие урынбасары - Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып бара. Татарстаннан, Россия төбәкләреннән форумга 1076 делегат килгән. Пленар өлештән соң алар, төрле секцияләрдә катнашып, дини һәм дөньяви белемнәрен күтәрәчәкләр.

-Тел, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен бүген дин аша хәл итәргә тырышабыз., -  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Милли тормыш һәм дин" IX бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында шулай дип белдерде бүген – 20 июль көнне.

 


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 19 нчы июль көнне рус шагыйре В.В.Маяковскийның тууына 125 ел тулу уңаеннан Иске Сәфәр авыл китапханәсендә шигъри кичә үткәрелде.

Республикада эшләп килүче төрле программалар нигезендә районда шактый эш башкарыла. “Сыер торакларына капиталь ремонт” программасына быел  район буенча 100 башлык – 10, 200 башлык 7 торак кертелгән. Бүген аларда тулы көченә эш кайный. Безнең иҗат төркеме “Нигез” хуҗалыгында булып, эшнең барышы белән танышып кайтты.

Кешегә тормыш алып бару, яшәү шартларын яхшырту өчен, иң беренче чиратта, нәрсә кирәк? Үз йортың, үз фатирың кирәк. Үз куышыңны тергезү, әлбәттә, җиңел мәсьәлә түгел. Шулай да аны хәл итү юллары турында хәбәрдар булу беркемгә дә комаучауламас.

       19 июльдә Татар Суыксу балалар бакчасында авыл китапханәчесе “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип аталган уен-викторина үткәрде. 

Халыктан кергән сорау-тәкъдимнәр күп була икән, ул Актанышта тормышның яхшыруын, халыкның яшәү дәрәҗәсенең үсүен күрсәтә. Чөнки матур итеп эшләүче һәм яшәүче хезмәт кешесе генә үзенә тагын да югарырак максатлар куя, аның чишелешен эзли, - диде, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов халыктан кергән сорауларның үтәлеше буенча район хакимиятендә эш планын төзегәндә.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

17 июль көнне үзәк китапханә мәдәният һәм сәнгать паркында “Әдәби мәйдан”да квест-уен уздырды.


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

9 сентябрьдә Актаныш районы буенча тугыз авыл җирлегендә -  Аеш, Актаныш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Татар Ямалысы, Уразай һәм Чуракай җирлекләрендә буш мандатларга 9 депутат сайланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International