Форумны Татарстан мөфтие урынбасары - Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып бара. Татарстаннан, Россия төбәкләреннән форумга 1076 делегат килгән. Пленар өлештән соң алар, төрле секцияләрдә катнашып, дини һәм дөньяви белемнәрен күтәрәчәкләр.