21 июльдә Иске Әлем авылында Сабан туен хәтерләткән зур бәйрәм – Авыл көне

2018 елның 20 июле, җомга

 

Биредә һәр теләгән көрәшчегә бил алышу, уеннарда катнашу рөхсәт ителәчәк! 

Чараны оештыручыларның үз авыл бәйрәмнәрендә республиканың танылган көрәшчеләрен күрергә теләве гаҗәп түгел. Чөнки Иске Әлем – бертуган Әнвәровларның туган авылы. Ә Авыл көнен оештыручылар арасында заманында үзе дә мәйдан тоткан Айнур Әнвәров та бар.

Бәйрәм программасында татарча көрәш, ат чабышы һәм башка кызыклы уеннар көтелә. Концертның махсус кунагы – “Дөбер-шатыр” Әсхәт.

Көрәш яшьләр һәм зурлар арасында оештырылачак. Үсмерләр арасында берничә авырлыкта көч сынашырга мөмкин булса, зурлар арасында үлчәнеп тору булмый – батырлар бер авырлыкта гына бил алышыр дип көтелә. Нәкъ менә авыл Сабан туе традицияләре буенча. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган, ә баш батырга, әлбәттә – тәкә! Шунысы куанычлы: оештыручылар авыл батырларына да, кунакка кайтып бил алышучыларга да берәр тәкә бирергә уйлый.

Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International