22 июль көнне Актанышның 1 нче мәктәбендә праймериз үтәчәк

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Бүген – 17 июль көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә сайлаучылар белән очрашуда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәкара бүлеге башкарма комитетының аппарат җитәкчесе  Марат Тәлгать улы Сәмигуллин һәм ТР Президент аппаратыннан вәкил  Искәндәр Камил улы Хәйруллин катнаштылар.

9 сентябрьдә Актаныш районы буенча тугыз авыл җирлегендә -  Аеш, Актаныш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Татар Ямалысы, Уразай һәм Чуракай җирлекләрендә буш мандатларга 9 депутат сайланачак.

Алдан сайлау – сайлауларга әзерлекнең иң мөһим этабы. «Бердәм Россия» партиясе алдан сайлауларны һәркем өчен ачык формада уздыра. 22 июль көнне кандидатлар өчен һәр сайлаучы да тавыш бирә ала.

Бүгенге очрашуда  2 кандидат катнашты – район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Рәфит улы Вахитов. Һәр кандидат сайлаучылар алдында чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.

22 июль көнне Актанышның 1 нче мәктәбендә праймериз үтәчәк. Хөрмәтле актанышлылар, үзегезнең тавышны бирергә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International