-Актанышның киләчәк үсешен фаразлап, төрле өлкәләрдә берничә еллык үсеш стратегиясен төзегәндә һәрвакыт халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуны, социаль мәсьәләләрнең чишелешен беренчел максат итеп куябыз. Безнең ирешкән уңышларыбызга халык үзенең яшәү дәрәҗәсеннән чыгып бәя бирә. Балаларның, яшьләрнең, хезмәт яшендәге актанышлыларның, өлкәннәрнең – һәр кайсының үз кызыксынулары һәм хакимияткә юлланган сораулары да төрле. Без аларның бер соравын да игътибарсыз калдырмыйбыз. Җирлекләрдә халык белән очрашуларда бирелгән сорауларны анализлап, еллык эш планы булдырабыз. Моннан тыш, авыл кешесе үзенең гозере белән җирлекләрдә эшләп килүче оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Җирлекләрдә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә һәм халык белән аңлашып эшләүдә ярдәмчеләребез алар. Халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуда, гомер озынлыгын арттыруда, демографик хәлне күзәтчелектә тотуда җирлекләрдәге яшәү торышын чагылдырып баручы 25 форма киңәшмә ярдәм итә. Һәр авыл җирлегендә яшәп килүче проблемалар, сораулар өйрәнелеп, хәл итү юллары эш планына кертелә. Моннан тыш, сугыш ветераннарының, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрнең шәхсән үзем дә, урынбасарлар да, җитәкче-белгечләр дә , өйләрендә булып, көндәлек яшәү шартлары белән танышабыз. Халыктан кергән сорау-тәкъдимнәр күп була икән, ул Актанышта тормышның яхшыруын, халыкның яшәү дәрәҗәсенең үсүен күрсәтә. Чөнки матур итеп эшләүче һәм яшәүче хезмәт кешесе генә үзенә тагын да югарырак максатлар куя, аның чишелешен эзли, - диде, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов халыктан кергән сорауларның үтәлеше буенча район хакимиятендә эш планын төзегәндә.
Авыл җирлекләрендәге еллык җыеннарда халыктан кергән сорауларның чишелеше-үтәлеше “Актаныш таңнары” район газетасы аша бәян ителә. Актаныш үзәгендә беренче кварталда яшәүчеләр һәм “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш авылы гражданнары белән очрашу вакытында район җитәкчесе Энгель Фәттаховка бирелгән сорауларны чишү дә районның эш планына кертелде. Район үзәгендәге җәмәгать мунчасының эшчәнлеге, аскы Актанышны төзекләндерү һәм яшелләндерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату өчен базарда төзелгән сату нокталарында аренда түләвенең өлкәннәр өчен кулай булуы – һәммәсе дә халыкның гозер-үтенече, ышаныч белдереп ярдәм соравы.