Үзәк стадионда авыл җирлекләре яшьләре арасында футбол ярышлары бара

2018 елның 21 июле, шимбә

Актанышның үзәк стадионында 25 июньнән  авыл җирлекләре яшьләре арасында футбол ярышлары башланып китте. Чемпионат башланганнан бирле биредә һәр кич авыл җирлекләре командалары туп тибә – үзара ярыша.

20 июль көнне биредә Д төркеменә кергән җирлек командалары арасында бишенче тур ярышлары узды. Иске Байсар –Иске Кормаш, Әтәс – Теләкәй авыл җирлеге командалары җанатарларга матур уен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International