9-19 июль көннәрендә Җәмигъ мәчетендә иртәнге якта - ир балалар, төштән соң ахшамга кадәр кыз балалар өчен дини лагерь эшләде. Балалар ун көн дәвамында ислам дине нигезләрен, намаз уку, тәһәрат алу тәртибен, Коръән сүрәләрен, догаларны уку, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнделәр.
Тәрбияче-мөгаллимәләр бу елны кызларны өч төркемгә бүлеп, лагерь эшчәнлеген алып барды. 5-7 яшьлек кызлар “Нурлы йөрәкләр” төркемендә(мөгаллимәләре Рахманова Сәидә һәм Фарухшина Ләйсән); 8-10 яшьлек кызлар “Ислам чәчәкләре” төркемендә( мөгаллимәләре Бикитеева Линиза белән Исхакова Альбина); 11-13 яшьлек кызлар “Инеш” төркемендә( мөгаллимәләре Гәрәева Дилбәр һәм Исхакова Сумая) шөгыльләнделәр.
Дәресләрдә балаларга ислам дине нигезләре, Коръән, хәдис уку тәртипләре өйрәтелде. Ял минутларында мөгаллимәләргә әйдәманнар ярдәм итте. Гәрәева Камилә, Анамова Диләфрүз, Арсланова Фатима, Әхмәтова Әминә төркемдәге кызлар белән хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары үткәрделәр, ялны файдалы һәм кызыклы итүдә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Лагерьның төп максаты – балаларга рухи тәрбия бирү, диннең матурлыгын күрсәтеп, Раббыбызга мәхәббәт тәрбияләү. Кыз балалар – булачак аналар. Нәкъ менә кыз кеше киләчәк буынны тәрбияли. Бернинди матди байлык та иманлы хатын-кыз белән тиңләшә алмый. Менә шундый иманлы кызлар тәрбияләүгә ирешү өчен балалаларыбызга Аллаһның барлыгын, берлеген, аның сыйфатларын, иманны, фарыз гамәлләрне өйрәтергә тиешбез. Кызларыбыз лагерьда вакытларын “Ислам дине нигезләре”н өйрәнүгә, Коръән ятлауга, укуга, гарәп графикасын өйрәнүгә сарыф иттеләр. Шулай ук пәйгамбәрләр тормышы турында видеороликлар карадылар, хәдисләр турында әңгәмәләр алып бардылар, мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре белән таныштылар.
Шәхес төрле яклап үсәргә һәм камилләшергә тиеш. Лагерьда эшне төрле юнәлешләргә нигезләнеп оештыру максатка ярашлы табылды.
Шушы юнәлешләргә нигезләнеп, лагерьда кызыклы чаралар оештырылды, түгәрәкләр эшләде.
Лагерь эшчәнлеген төрле очрашулар да баетты, файдалы гыйлемнәр алырга ярдәм итте. Илсөяр Шәрипова татар милли бизәкләре белән таныштырды. Кызлар үз куллары белән намазлык һәм түбәтәй, калфак эшләп, өйләренә алып кайтып киттеләр. Өлкән кунагыбыз Ләйсән Кадырова “Хиҗер” сүрәсе, Аллаһ Тәгаләнең могҗизалары турында мавыктыргыч лекция сөйләде. Ә Таңсылу Галимова кечкенә һәм урта яшьтәге кызларыбызны “мехенди” серләренә төшендереп, балаларга бизәкләр ясап сөендерде. Район үзәк китапханәсеннән килгән китапханәчеләр Лилия Хәмидуллина һәм Резеда Әхмәтова кечкенә балаларыбызга кызыклы дәресләр бирделәр. Китапханәгә кунакка чакырдылар. Әйдәман апаларыбыз балаларга яулык бәйләү алымнарын өйрәттеләр. Кызларыбыз мөселманча-заманча киенеп, дефиле уздырдылар. Уртанчы төркем кызлары ашарга пешерү серләренә өйрәнеп, төрле бутербродлар ясап карадылар. Илина Арсланова кызларны тегү машинасының үзенчәлекләре белән таныштырды. Татар кызларының гомер-гомергә аш-суга, тегү-чигүгә үтә дә оста булганнарын һәм замана татар кызларының да алардан калышырга тиеш түгеллеген аңлатты ул. Кечкенәләр төркемендә тегеп карау буенча тест-бәйге үткәрелде. Иң төгәл эшләүче 7 яшьлек Тәнзилә Хәертдинова булды. Ә менә рәсем ясарга бар бала да оста икән. Алар аны карандаш, краскалар белән альбом битенә дә, хәтта акбур белән мәчет ишегалды асфальтына да ясадылар. Зурлар төркеме белән Дилбәр Гәрәева Актаныш Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды. Андагы мәгълүматлар кызларга файдалы булгандыр. Гомумән, һәр минут файдалы һәм яшәү өчен кирәкле гыйлемнәрне өйрәтүне үз эченә алган иде.
Шушындый ук кирәкле, файдалы гыйлемнәр үзләштереп, мәчеттә иртәнге якта малайлар төркеме шөгыльләнде. Мөгаллимнәре Руслан хәзрәт Мортазин һәм Рөстәм хәзрәт Гыйздәтуллин булды. Барысы бер төркемдә йөрсәләр дә, белем һәм яшь үзенчәлекләрен игътибарга алып аерым укытуга өстенлек бирелде. “Шәкерт егетләр дин гыйлемен укырга теләк белдерәләр, ихласлылык белән тырышып өйрәнәләр,” - ди Рөстәм хәзрәт. Табигатькә чыгып ял итү дә оештырганнар. Анда тәмле ризыклар белән сыйланып, мавыктыргыч уеннар уйнап кайтканнар. Киләсе елларга шәкертләр саны тагын да күбрәк булып, төркемнәргә бүлеп өйрәтүне күздә тоталар хәзрәтләр.
Балаларны тәмле кайнар ашлар, салатлар, чәй тәмнәре белән сыйлап торучы Нәсимә апа, Әлфинә һәм Алсу апаларына чиксез рәхмәт!
Бикитеева Линиза (мөгаллимә):
- Уфа шәһәрендә өч ел балалар бакчасында психолог булып эшләдем. Быел Актанышка килен булып төштем. 2018 нче ел мәчеталды җәйге ял лагерына балалар белән эшләргә чакырылгач, бик теләп риза булдым. Алар шундый актив, хәрәкәтчән, һәр нәрсәне өйрәнергә атлыгып торалар. Әлеге ун көн эчендә Ислам дине турында, аның биш нигезен, көндәлек кирәк догаларны, пәйгамбәрләр чылбырын өйрәндек. Гарәп хәрефләре ныграк исләрендә калсын өчен пластилиннан әвәләп, альбом битенә ябыштырып эшләдек. Дин нигезләре турында әти-әниләрегездән интервью алыгыз, дип, өй эше дә биреп җибәрелде. Гомумән, лагерьда эшләү миңа бик ошады. Киләчәктә үз һөнәрем буенча эш табып, дингә, халыкка хезмәт итәр өчен Актанышта ныклап төпләнергә исәп.
Исхакова Албина (мөгаллимә):
- “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең икенче курсын тәмамлап, бирегә практика үтәргә кайттым. Дин тотарга, әдәп-әхлакка өйрәнергә теләгән балалар күп. Өйгә биреп җибәрелгән эшләрне дә тырышып эшләделәр. Үзем дә балалар белән эшләргә бик яратам, чөнки алар самими, чиста күңелле. Һәр нәрсәне ничек бар - шулай кабул итәләр. Шуңа аларга бу яшьтә диннең матурлыгын, сафлыгын күрсәтергә тырыштым. Әз-әзләп, ләкин даими алган белемнәре киләчәктә бик кирәк булыр. Мәчеткә дип җибәргән әти-әниләренә зур рәхмәт. Балаларының вакытлары бушка үтмәде. Алдагы елларда да шулай очрашырбыз, аралашырбыз дип уйлыйм.
Җәмигъ мәчете лагерына балалар Актаныштан гына түгел, Татарстанның башка төбәкләреннән Яр Чаллы, Түбән Кама, Казаннан да килгәннәр иде.
Салахова Нурия (8 яшь ):
- Мин Чаллы шәһәреннән кунакка кайттым. Мәчет лагерына йөрү миңа бик ошады. Лагерьда сүрәләр ятладык, догалар, ике рәкәгать намаз укырга өйрәндек, гәрәп хәрефләрен үзләштерә башладык. Апалар бик тәмле ашаттылар. Аллаһ теләсә, икенче елга да килергә исәплим.
Хәертдинова Тәнзилә (7 яшь):
- Мин Түбән Камада яшим, Актанышка кунакка кайткач, мәчеттә лагерь буласын әйттеләр. Беренче тапкыр гына килүем. Кул эшләре эшләдек, намазлык әзерләдек, тегеп карау тестында иң яхшысы булдым. Ятлаган сүрәләр әле бик истә калмый, шулай да өйрәнермен дип уйлыйм. Лагерь бик ошады, үземә күп дус кызлар таптым. Укыткан апаларны бик яраттым, лагерь бетмәсен иде әле.
Лагерьның сонгы көнендә балаларга истәлек бүләкләре таратылды. Биредә узган вакытлар балаларның исләрендә озак саклансын һәм алган гыйлемнәре киләчәк тормышта да уңышларга ирешергә сәбәп булсын дигән теләктә калабыз. Ә безгә, мөгаллимнәргә, киләсе елга лагерьны тагын да нәтиҗәлерәк итеп оештырырга насыйп итсен!