Быел Изге Болгар җыены 21 июль көнне үтәчәк. Әлеге чара бу көннәрдә Казанда уздырылачак «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына кертелде.
Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләр өчен Актаныштан автобус белән бару оештырыла. Моның өчен район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закировага мөрәҗәгать итү кирәк. Өй телефоны : 3-13 -97, кәрәзле телефон : 8 960 062 32 69.
Җыенда 70 төбәктән 1100 кеше катнашачак. 28 чит илдән дә делегатлар килүе көтелә.
Форум программасы буенча, 19 июль көнне барлык катнашучылар да дискуссион мәйданчыкларда җыелды. Чарада түбәндәге темаларны яктырткан 4 дискуссион мәйданчык эшли:
— татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру;
— балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар;
— ислам һәм татар дөньясы концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре;
— татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле.
Бүген - 20 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында пленар утырышта йомгак ясала, гомум резолюция кабул ителә.
21 июль көнне Изге Болгар җыены үтәчәк. Ул инде быел 29 нчы тапкыр үткәрелә. Чарада традицион тантаналы ачылыш, концерт программасы, күмәк намаз, дин әһелләреннән вәгазьләр, яңа музей экспозицияләре ачылу көтелә.