Актаныш районында 22 июль көнне 9 сентябрьдә узачак сайлауларга кандидатлар билгеләү буенча алдан сайлаулар- праймериз уздырылды. Җиде авыл җирлегендә праймериз 4 нче модель буенча, ягъни «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары арасында уздырылды. Һәр 7 округта да икешәр кандидат үзләренең партиядәшләре алдында чыгыш ясаганнан соң, яшерен тавыш бирү юлы белән күбрәк тавыш алучы билгеләнде.
Актанышның үзендә исә, праймериз 1 нче модель буенча, ягъни 9 нчы сентябрьдә сайлауда катнашачак сайлаучыларның теләк белдерүләре өчен оештырылды. Актанышның 1 нче мәктәбендәге участокка Актаныш сайлау участогының 1 санлы округына караган Ленин һәм Тынычлык проспектындагы берничә күпфатирлы йортта , Якташлар, 9 Май, М.Вахитов, Совет һәм Авангард урамнарында яшәүчеләр килде. Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 20.00 гә кадәр эшләүче тавыш санау комиссиясе праймеризда катнашырга теләк белдергән ике кандидат: Фәттахов Энгель Нәвап улы һәм Вахитов Илшат Рәфит улының сентябрьдә булачак сайлауларда күпме тавыш җыю мөмкинлеген билгеләп, «Бердәм Россия » партиясенең сәяси Советына йомгаклау протоколын тәкъдим итте.