Үзәк китапханә 24 июль көнне мәдәният һәм сәнгать паркында “Әдәби мозаика” уздырды. Шунда ук “Табигать дөньясына – китап аша!”, “Буккроссинг-җанлы китап киштәсе” китап күргәзмәләре оештырылган иде. “Әдәби мозаика”га җыелган Актаныш халкы ике сәгать дәвамында “Әдәби-экспресс”, “Экологик ассорти”, ”Сюрприз” , “Табигать - симпатия”, “Шигъри тәнәфес”, “Анаграммалар”, “Серле сенсацияләр” станцияләрендә китаплар иленә сәяхәт кылдылар.
Сәяхәттә балалар һәм зурлар төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, башваткычларга, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, шигырьләр иҗат иттеләр, асфальтта рәсемнәр ясадылар, әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр, мини-викториналарда көч сынаштылар.
Чарада катнашкан һәркем бүләккә ия булды.