“Татар-информ”да “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестивале турында сөйләячәкләр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

25 июль көнне, 11.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында матбугат конференциясе үткәреләчәк.

“Актаныш гармуннары” фестивале 27-28 июль көннәрендә Актаныш районында узачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International