27-28 июль көннәрендә Актаныш муниципаль районында «Актаныш гармуннары» гармунчылар фестивале, гармун бәйрәме оештырыла. Фестиваль сабантуй мәйданының гармунчылар аланында узачак. Фестивальнең кунаклары Татарстан, Башкортстан республикаларының атказанган, халык артистлары, легендар гармунчылар Кирам Сатиев, Рашид Мустафин, Инсаф Хабибуллин, шулай ук яшь талантлы башкаручылар Айнур Муратов, данлыклы курайчы Роберт Юлдашев, гармун ясаучы осталар Айрат Харисов, Дамир Габдрахмановлар! Фестивальнең оештыручылары иң оста, уникаль башкаручыларны, музыкаль төркемнәрне сабантуй мәйданының гармунчылар аланына чакырып калалар.
“Актаныш гармуннары” Бөтенроссия фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/video/