Актаныш районында урып-җыю комбайннар "парад"ы белән башланды

2018 елның 27 июле, җомга

Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, бүген, 27 июль көнне, районыбызның 7 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Аның төп максаты - техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора.

Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде: комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы), хуҗалыкларда комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарының булуына игътибар ителде.

Район җитәкчесе  Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия техникаларның 2018 елның урып-җыю кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсен, төзеклеген, көйләнүен, куелган таләпләргә җавап бирү-бирмәвен, комбайн тарафыннан ургыч киңлегендә җыеп алынган саламның шул ук киңлектә сиптерелү мөмкинлеген тикшереп бәяләгәннән соң, комбайнны барлык таләпләргә туры китереп әзерләүче, суктырып карауны җиргә бөртек төшерми сыйфатлы башкаручы комбайнчыларга премияләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International