Актанышта "Актаныш гармуннары": гармун моңында татарның үткәне, бүгенгесе, киләчәге

2018 елның 28 июле, шимбә

"Актаныш гармуннары" кунаклары Актанышта ай тотылган кичтә сабантуй мәйданында җырлап, моңланып төн үткәреп, таң каршыладылар. Күңелгә уелып калучы әлеге истәлекле вакыйга Актанышның матур табигать кочагында – кунакчыл мохиттә аеруча да дулкынландыргыч булды. Милли хәзинәбезгә әйләнүче җырлар тууга, көйләр язылуга илһам чыганагы булды ул. “Актаныш гармуннары” кайтавазын еллар дәвамында ишетербез әле!

Киров, Төмән, Удмуртия, Самара, Башкортстан якларыннан, Татарстан Республикасының бик күп районнарыннан, шул исәптән Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Сарман, Саба, Арча якларыннан җыелган осталар бүген – 28 июльдә Актаныш урамнарын гармунда уйнап әйләнәчәк. Бергәләп “Актаныш басмалары” скверына төшкәннән соң, гармунга һәйкәл кую тантанасы булачак. Җиңүчеләр дә шул гармун һәйкәле янында бүләкләнәчәк.

Кичә – 27 июльдә сабантуй мәйданында Татарстан Республикасы министрлыгының мәдәниятне үстерү традицион үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп, хәерле көннәр теләп, бәйгене уздыру тәртипләре белән дә таныштырган иде.

Сабан туе мәйданын 3 кечкенә мәйданчыкка бүлеп, Актаныш районы территорияләре буенча агучы елга исемнәре белән аталган балалар мәйданчыгы - "Сөн", аерым башкаручылар мәйданчыгы - "Агыйдел", ансамбльләр мәйданчыгы "Ык" сәхнәләрендә гармунчылар ярышты.

Ачылу тантанасы кич Актаныш муниципаль районы җитәкчесе  Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында башланды. Гармунчылар парадын җитәкләп – әйдәп мәйдан әйләнгәннән соң, Энгель Нәвап улы тәбрикләү сүзен гармунда “Сагынам, дуслар!” көен уйнап башлады. Әтисе Нәвап абыйның яраткан көен уйнады ул. Гармун моңы - әтиләрнең, бабайларның күңел җылысын кадерләп саклаучы ядкарь дә ул. Энгель Нәвап улына әтисе өченче сыйныфта укыганда гармун алып бирә, үзлегеннән уйнарга өйрәнә гармунчы. Бүген дә гармун аерылгысыз дусты, сердәше аның.

-Әтием дә хромкада уйный иде, - диде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә. – Һәр кешенең үз моңы, кыйбласы булырга тиеш. Без –актанышлылар шул моң белән уртаклашабыз бүген. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килүче кунакларыбыз Татарстанда  Актаныш районы һәм анда әби-бабаларыбыз рухына тугрылык саклап яшәүче татарлар барлыгын белсен, безнең белән дустанә аралашып яшәсен – бу безнең теләк тә, омтылыш та, максатыбыз да.

Ачылу тантанасында Актаныш истәлеге – сувенир буларак татар халык декоратив сәнгате эшләнмәләрен һәм татар сувенирларын сату, Актаныш авыллары тарихын чагылдырган һәм данлыклы кешеләрнең шәҗәрәләре урнаштырылган тарихи күргәзмәләр оештыру эшлекле сәүдә элемтәләре башлануга да нигез булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International