Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена математика фәне олимпиадасы җиңүчеләрен котларга бүген район башлыгы Энгель Фәттахов үзе килде.
2020 елда җирлектә тәгаенләнгән максатчан эшләрне башкарып чыгу өчен халыктан 500әр сум күләмендә акча җыю тәкъдиме кертелде җирлек башлыгы тарафыннан. Тавыш бирү, депутатлар карары белән, яшерен төстә оештырылды.
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре янына тәҗрибә туплау максатыннан Башкортстан Республикасы Илеш районыннан хезмәттәшләре килде
21 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортының кече залында Әниләр көнен билгеләп үтте.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, авыл җирлегендә юллар, су, электр, газ мәсьәләләрен хәл иткәндә үзара салым акчасы белән генә ерак китеп булмый, ди. 2019 елда Актаныш авылында Республика муниципаль юл фондының вак таш һәм асфальт түшәү программасы нигезендә Химиклар урамы(11 млн сум), Гамил Афзал урамында автостоянка(1 млн 600 мең сум), Лагерь урамы (1млн 900мең сум), Аэропорт урамы (8млн сум), Баян Дәүләтов һәм Җиңүнең 50 еллыгы урамы (16млн) төзекләндерелде. Барысы 38 млн сумлык эш башкарылды.
Бәхетле пар - Луиза Шәйхенур кызы һәм Алфир Рәдиф улы Рәвефевлар - мәхәббәт җимешләренә Аиза исеме куштылар.
Акция кысаларында, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров ике гаиләгә “Ана капиталы” дәүләт сертификатларын тапшырды.
Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова:
19 ноябрь көнне 38 укучы бөтендөнья сәнгать мәдәнияте фәне (МХК) буенча үз белемнәрен сынасалар, 20 ноябрь көнне олимпиада рус теле фәне буенча оештырылды. Биредә 234 укучы катнашты.
Чишмә авылында яшәүчеләр бүген кранны борып кына чишмә суы эчә. Түгәрәк күл буендагы 3 чишмәгә суга йөргән әбекәйләр бу хәлне, могҗиза, дип кабул иткән. 90 яшьлек Миңнегалия Харисова өйгә кадәр су китерүчеләргә рәхмәт укый.