Бу көннәрдә мәктәп укучылары фән олимпиадаларының район турында белемнәрен сыный. Быел Актаныш районында олимпиада хәрәкәте яңарыш кичерә. Элекке елларда олимпиадалар Актаныш мәктәпләрендә уза һәм уку-укыту процессына беркадәр мәшәкатьләр тудыра иде. Хәзер барлык фән бәйгеләре “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү базасында оештырыла. Олимпиада эшләрен эксперт-укытучылар көнендә үк тикшерә. Ә авыл мәктәпләреннән килгән укучылар базада кунып ук кала. Әти- әниләрнең баланы кундырырга рөхсәте алына. Балаларны берничә тапкыр тукландыру каралган. Икенче көнгә олимпиада беркетмәсе элеп куела, анда укучының кайсы биремнән ничә балл җыюы күренеп тора. Әгәр укучы нәтиҗәдән канәгать түгел икән, аппеляциягә бирә ала. Һәр сыйныфның эшен тикшергән экспертлар, олимпиадада катнашкан укучылар, аларның укытучылары алдында анализ ясый, биремнәрне үтәгәндә киткән хаталар буенча аңлата. Мәсәлән, кичә, 21 ноябрь көнне узган математика фәненнән 5 сыйныфлардан олимпиадага 55 укучы катнашкан. Алар 3 сәгать эчендә 20 мәсьәлә чишәргә тиеш булганнар. 100 балл мөмкинлектән 60 ны җыеп, икенче санлы Актаныш мәктәбе укучысы Данияр Латыйпов җиңүче, беренче санлы Актаныш мәктәбеннән Р. Хаҗиев 50 балл туплап, призер исеменә лаек булган.
Хаталар өстендә эш тәмамлангач, җиңүче-призерларны хөрмәтләү тантанасы оештырыла. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена математика фәне олимпиадасы җиңүчеләрен котларга бүген район башлыгы Энгель Фәттахов үзе килде.
Математика укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Гүзәлия Зәкиева, 5-7 нче сыйныф укучыларының математика олимпиадасына күпләп катнашуын билгеләп китте. Аларның баллары да югары. Ә менә югары сыйныф укучыларының баллары чагыштырмача түбән. Моны Гүзәлия Билал кызы математиканы яхшы үзләштергән балаларны башка фән укытучыларының да олимпиадаларга тартуында күрә. Бала күп олимпиадаларда катнашу сәбәпле, әзерлеге тиешенчә булмый, нәтиҗәләре сөендерми.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Рәмис Нуруллин, бүген- экология, иртәгә- тарих фәннәреннән олимпиада узасын әйтте.
Математика фәненнән 234 укучы үз белемен сынап караган.