Актаныш авылында халыкны борчыган проблемалар республика һәм федераль программалар ярдәмендә дә уңышлы хәл ителә.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, авыл җирлегендә юллар, су, электр, газ мәсьәләләрен хәл иткәндә үзара салым акчасы белән генә ерак китеп булмый, ди. 2019 елда Актаныш авылында Республика муниципаль юл фондының вак таш һәм асфальт түшәү программасы нигезендә Химиклар урамы(11 млн сум), Гамил Афзал урамында автостоянка(1 млн 600 мең сум), Лагерь урамы (1млн 900мең сум), Аэропорт урамы (8млн сум), Баян Дәүләтов һәм Җиңүнең 50 еллыгы урамы (16млн) төзекләндерелде. Барысы 38 млн сумлык эш башкарылды.
2020 елда әлеге программа буенча Риза Ишморат урамының бер өлешен(7 млн сум), Һади Такташ урамының 300 метр өлешен һәм Көньяк урамын төзекләндерү төп максат. Экономияләнгән акчага аскы Актаныштагы бер урамга асфальт салу күздә тотыла. Совет урамына таш түшәү планлаштырыла. Шулай ук Актанышның әйләнеч юлы 2020 елда төзеләчәк һәм Сабантуйга бара торган юл яңартылачак.
Су белән тәэмин итүдә Актаныш авылында тоткарлыклар бар әле. Бигрәк тә 57 бистә халкы су җитмәүдән зарлана. 2019-2020 елларда Актанышбаш водозаборыннан 57 бистәгә 4,5 чакрым озынлыкта су трассасы сузыла (8 млн сум), Шәрип авылында аерым водозабор төзү дә планлаштырыла. Руслан Илүс улы шушы юл белән сусызлык проблемасы чишеләчәк, ди.
Баян Дәүләтов урамыннан 57 бистәгә чыга торган юл буйлап юл хәрәкәте иминлеге программасы буенча 30 багана утыртылып, 36 яктылык чыганагы куелды, хәзер төнлә юл ерактан ук балкып тора. Аскы Актанышта Үзәк урамда да яктырткычлар яңартылды. Барысы 8 млн сум дәүләт акчасы тотылды. 2020 елда газлаштыру программасыннан файдаланып, 175 яктылык чыганагы алыштырылачак. Шулай ук газлаштыру программасы аккан суларны чистартырга да ярдәм итә- чистарту корылмасы шуның өчен төзеләчәк. РТС бистәсендәге авария хәлендәге КНС-2 корылмасына реконструкция ясалачак. Моның буенча тиздән проект эшләре башланачак.
“ГазпромКазантрансгаз” тарифлар өстәү программасы нигезендә 2019 елда Химиклар, Фадеев, Миңнуллин, Минаев, Басыйров урамнарында 6 чакрымнан артык, 15 млн сумлык газ торбалары салынды, 2020 елда газ бу урамнарга газ кушылачак. Миңнуллин, Минаев урамынарыннан Гамил Афзал урамына кадәр 8,5 чакрымда, Аэропорт урамында 300 метрда газлаштыру планга кертелгән.