Әниләр көне уңаеннан республика күләмендә “Дөнья ана мәхәббәте белән матур” дип исемләнгән акция башланды. Бүген әлеге чарага Актаныш районы да кушылды. Акция кысаларында, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров ике гаиләгә “Ана капиталы” дәүләт сертификатларын тапшырды.
ЗАГС бүлегендә оештырылган бәйрәм чарасында мондый бүләккә Шакировлар һәм Бикмөхәммәтовлар гаиләләре ия булды. Бәхетле парларга район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ирештерде.
Сүз уңаеннан, “Ана капиталы” программасы гамәлләштерелә башлаганнан бирле Актаныш районында 2 120 сертификат тапшырылган. 1 899 гаилә әлеге ярдәмне торак хәлен яхшыртуга юнәлдергән. Аның гомуми суммасы – 695,5 млн. сум.