ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Эльмира Нуриәхмәтова Вәлиев урамының юлын карауны сорады.  57 бистәдә ун ел яшәүче Флорида Фәтхуллина исә, җәен еш кына су бетүен, кышын ут сүнүен борчылып сөйләде, юлларга каты өслек салырга кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде.

Барлык  тавыш бирүченең  51 проценты үзара салым җыюга ризалыгын бирсә, Актаныш авыл җирлегендә референдум үткән  саналып, 2020 елда башкарылачак эшләргә максатчан җыем күләме 500 сумны тәшкил итәчәк.

Суммалар кечкенә түгел, район буенча  ел саен 53 миллион  чамасы акча җыела, әлеге акчалар юллар, тротуарлар салу-төзү, сулар, утлар кертү һәм төзекләндерү өчен тотыла.

Кадерле әниләр, хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән  Әниләр көне белән котлыйм!

Әниләр көне – безнең иң якын, кадерле кешеләребезгә – әниләребезгә хөрмәтебезне, яратуыбызны белдерүче  җылы, якты бәйрәмнәрнең берсе. Ана мәхәббәте бишектән үк безне җылыгы белән саклап үстерә, тормышта үз урыныбызны, үз-үзебезне табарга этәргеч бирә, хыялларга канат куя, уңышка, тормышка һәм үзеңә, якыннарыңа ышаныч белән яшәргә өйрәтә. Без ничә генә яшьтә булсак та, нинди генә вазифа биләсәк тә, әниләрнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәше, хуплавы бишектәге сабыйга да, тормыш тәҗрибәсе туплаган ир-атка да бердәй кирәк һәм без моңа мохтаҗ.

 Әниләр көне - ул әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт билгесе генә түгел, җәмгыятьтәге сезнең урынны  тану һәм бәяләү дә. Сез үз хезмәтегез белән район тормышын җанландырасыз, һәр эштә кешеләргә илһам бүләк итәсез, аларга матурлык һәм җылылык өстисез. Әни буларак та, яраткан хезмәтегездә дә, җәмгыятьтә һәм сәяси эшчәнлектә дә сез тормышыбызны һәм яшәешебезне якшыртуда нәтиҗәле чишелешләр табып, уңышка эшләүче эшлекле хатын-кызлар.

Бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, киң һәм рәхимле күңелләре белән ятим балаларга әни булучы олуг затларга рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Сезнең сабырлык һәм Ана мәхәббәте алдында баш иям.

Хөрмәтле әниләребез! Гаилә учагы җылысын саклап яшәвегез, тынгысыз хезмәтегез, алтын сабырлыгыгыз, җан җылыгыз һәр көнне үзегезгә ярату һәм хөрмәт булып кайтсын! Зур өметләр баглап үстергән балаларыгыз талантлары, уңышлары белән сөендереп, ярату бүләк итеп, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәсен! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, гаилә иминлегендә, бәрәкәтле тормышта яшәгез!


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Иртәгә - 24 ноябрьдә Актаныш авылында үзара салым җыю буенча  референдум узачак. Референдум иртәнге 7 сәгатьтә башланып, 20 сәгатькә кадәр барачак. Тавыш бирү 7 урында - район мәдәният йортында, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә, Актаныш технологик техникумында, балалар иҗат үзәгендә, аскы Актаныштагы ветераннар йортында, “Иман” спорт комплексында, гимназия-интернат бинасында урнашкан сайлау участокларында. Референдумда 7300 сайлаучы катнашыр дип көтелә.

Артистларыбыз Рабит Батулланың “Өйләнәм, бетте-китте!” пьесасын тәкъдим итә.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген «Ак Барс» көрәш сараенда Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатына тантаналы старт бирелде. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 42 команда катнаша, барысы 400 келәмгә бил алышырга чыгачак.

Бүген безнең табигать киңлекләрендә 600 янут, 2000 ондатра, 100 бурсык, 200 чәшке яши. Егерьлар урман, басу, авыл тирәләренә төлкеләр ашасын өчен 20 мең доза котыру авыруына каршы вакцина брекетлары куеп чыккан. 

Энгель Фәттахов  “Башак” хуҗалыгы алдына терлек санын арттыру юнәлешендә конкрет бурычлар  куя.

- Мал-баш саннары буенча минустан кайчан чыгачаксыз? – дигән сорау да, шушы нияттән яңгыратылды.

Хуҗалык үзе сизелерлек уңай динамиканы киләсе елның июнь аена фаразлый. Анысын вакыт күрсәтер.

Бүген, 22 ноябрь көнне, Актанышта  район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International