Бүген Актаныштагы референдумда 7 364 кеше катнашырга тиеш. Референдум үтсен өчен аларның яртысы катнашу шарт. Барлык тавыш бирүченең 51 проценты үзара салым җыюга ризалыгын бирсә, Актаныш авыл җирлегендә референдум үткән саналып, 2020 елда башкарылачак эшләргә максатчан җыем күләме 500 сумны тәшкил итәчәк.