Россия футболчысы, Мәскәүнең «Спартак» командасы капкачысы Артем Ребров: “Әти булу - синең төп тормыш проектың. Мин – әти!”
Җиде тавыш бирү участогы якшәмбе көнне 7 365 актанышлыны кабул итәргә тиеш булып, референдумда катнашучыларның гомуми саны 5 657 тәшкил итте.
ТР беренчелегенә яшүсмерләр арасында хоккей ярышлары дәвам итә. 24 ноябрь көнне 2007-2008 елгы егетләрдән тупланган “Лачын” командасы Яшел Үзән районының “Ледокол” командасы белән очрашты.
Бүген Тукай районының Иске Абдул авылында Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең зона этабы узды. Биредә районыбызның муниципаль этабында җиңү яулаган утыздан артык укучы катнашты.
24 ноябрь көнне Казан шәһәрендә классик шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты тәмамланды. Дүрт көн дәвам иткән чемпионатта Актаныш районы шахматчылары да катнашты. Безнең шахматсөярләребезнең уңышлары югары. Остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендәге район командасы, Саба һәм Әтнә районнарын да узып, дәрәҗәле беренче урынга ия булды һәм чемпион калды. Актаныш командасын, шахматчы егет-кызларыбызны, тренерларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы чемпионатында Актаныш көрәшчеләре батыр калды. Үз үлчәү авырлыкларында Раббани Нургалиев - беренче, Искәндәр Мортазин - беренче, Айназ Тимиров икенче урын яулады! Яшь батырларның РФ чемпионатында да катнашып, зур уңышларга ирешүләрен телибез!
Актаныштагы 619 санлы референдум уздыру участогы Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан. Әлеге участок иң күп катнашучылар санына ия булуы белән игътибарга лаек.
Балалар иҗат үзәгендә урнашкан сайлау участогында аерым өстәлдә халыктан тәкъдимнәр, сораулар кабул ителә. Үзара салым акчасын җыю турында үз фикерен белдерергә килүчеләр борчыган проблемаларын аерым дәфтәргә яза. Авыл җирлеге җитәкчелеге киләчәктә эш оештырганда әлеге теләкләрне дә искә алачак.
Бүгенге референдумда халык уңай бәя бирсә, киләсе елда Актанышта байтак эш башкарылачак, халыктан җыйналган акча максатчан тотылачак.
Аскы Актаныштагы 622 санлы референдум уздыру участогы бүген 762 актанышлының тавышын кабул итәчәк.