ТР беренчелегенә яшүсмерләр арасында хоккей ярышлары дәвам итә. 24 ноябрь көнне 2007-2008 елгы егетләрдән тупланган “Лачын” командасы Яшел Үзән районының “Ледокол” командасы белән очрашты. Остаз Рәфикъ Максутов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Актаныш лачыннары бу атна бәйгесендә дә сынатмады: көндәшләрен 8:7 исәбе белән җиңде. Командага алдагы уеннарда да уңышлар телибез!