24 ноябрь көнне Актаныш авыл җирлеге халкы үзара салым җыюга мөнәсәбәтен белдереп, референдумда катнашты. Җиде тавыш бирү участогы якшәмбе көнне 7 365 актанышлыны кабул итәргә тиеш булып, референдумда катнашучыларның гомуми саны 5 657 тәшкил итте, ягъни барлык халыкның 76,81 проценты. Катнашучыларның 80,56 проценты (4 557 кеше) үзара салым җыюга уңай мөнәсәбәт белдергән булса, 1 093 актанышлының (19,32 процент) максатчан җыемга карашы тискәре булган.
Саннардан күренгәнчә, Актаныш авылында референдумда халык үзара салым җыюга уңай мөнәсәбәт белдергән. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда башкарылачак эшләр өчен халыктан җыелачак үзара салым күләме 500 (биш йөз) сум итеп билгеләнде. Үзара салым акчалары юлларны төзекләндерү, урам утларын яңарту, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, зират, чишмә территорияләрен төзекләндерү кебек максатларга тотылачак.
Актаныш авыл җирлегендә үзара салым җыюдан Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, көндезге бүлектә белем алучы студентлар, беренче һәм икенче төркем инвалидлар азат ителә.
24 ноябрь көнне Актанышта үткән референдум нәтиҗәләре авыл халкының түләү күләмен генә түгел, ә акча юнәләчәк максатларны да хуплавын раслый.