Актаныштагы 619 санлы референдум уздыру участогы Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан. Әлеге участок иң күп катнашучылар санына ия булуы белән игътибарга лаек. 1 399 актанышлы бүген биредә референдумга карата үз мөнәсәбәтен белдерә.
Референдум уздыру участогы рәисе Илназ Хөҗҗәтов билгеләп үткәнчә, халык агымы туктап тормый. Өлкәннәр дә, яшьләр дә үзара салым җыюга битараф булмауларын дәлилләп, тавыш бирә. Кечкенә балалар белән килүче гаиләләр дә бик күп.