24 ноябрь көнне Казан шәһәрендә классик шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты тәмамланды. Дүрт көн дәвам иткән чемпионатта Актаныш районы шахматчылары да катнашты. Безнең шахматсөярләребезнең уңышлары югары. Остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендәге район командасы, Саба һәм Әтнә районнарын да узып, дәрәҗәле беренче урынга ия булды һәм чемпион калды. Актаныш командасын, шахматчы егет-кызларыбызны, тренерларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!