РЕФЕРЕНДУМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Аскы Актанышта өлкәннәр активлык күрсәтә

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Аскы Актаныштагы  622 санлы референдум уздыру участогы  бүген 762 актанышлының тавышын кабул итәчәк. Ветераннар йорты базасында урнашкан участокта иртәнге сәгатьтән үк активлык күзәтелә.

Референдум уздыру участогы  рәисе урынбасары Сиринә Шәехова мондый җанлылыкны Аскы Актанышта өлкән буын вәкилләренең күп булуы белән аңлатты:

- Өлкәннәр тынгысыз бит алар. Иртәнге сәгатьләрдә үк участокка килүләре исә референдумны җитди кабул итүләрен күрсәтә. Теләк-тәкъдимнәрен дә әйтәләр, фикерләре белән дә уртаклашалар. Көндезге икедән соң үзләре килә алмаучыларның йортларына баруны да оештырабыз, - диде  Сиринә Фәнис кызы.

Быелгы референдумда катнашучылар өчен теләк-тәкъдимнәрне язып калдыру почмагы да булдырылган. Мондый яңалык һәр участокта да халык тарафыннан уңай кабул ителгән.

Искәртеп үтәбез,  Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илһам Шәмсунов үзара салым акчаларының бүленешендә   нәкъ менә халыктан кергән фикерләрнең мөһим роль уйнаячагын билгеләп үткән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International