ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

- Бигрәк тә балаларны бозга керүдән сакларга кирәк. Аларны ялгыз гына сулыкларга җибәрмәгез. Моның нинди куркыныч фаҗига белән тәмамланырга мөмкин икәнен аңлатыгыз, - дип, ата-аналарга, укытучыларга мөрәҗәгать итте Илназ Илдус улы.

Бүген Актаныш районында 2883 сәламәтлеге какшап, инвалидлыкка чыккан кеше яши. Аларның 344 – I төркем, 828- II төркем, 1211- III төркем инвалид. Иң кызганычы, арада балалар да бар: 18 яшькә кадәрге 88 балага инвалидлык бирелгән. Балачактан ук саулыгын югалтканнар- 270.

Химия һәм биология  укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Эльвира Вәлиева билгеләп үткәнчә, аеруча яхшы әзерлекне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Иске Сәфәр, Киров, Яңа Әлем, Иске Богады, Теләкәй, Иске Кормаш, Х.Заманов исемендәге кадет-интернат, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре күрсәткән.

Актанышта биология фәне  олимпиадасының муниципаль этабы төгәлләнде. 

Парклар һәм скверларны төзекләндерү программасы туган ягыбызга  тагын бер яңа сулыш өрде. Актаныш районында әлеге программа кысаларында “Актаныш басмалары” скверы, Мәдәният һәм Ленин парклары төзелде, Пучыда “Буалар каскады”, Чишмә авылында күл буен матурлап төзү-төзекләндерү эше әле дә дәвам итә. ПМК-6 оешмасы бу мөһим эшләрнең үзәгендә кайный. 


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Идел буе шәһәрләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең Түбән Кама шәһәрендә җиңел атлетика ярышлары узды. Анда 2002-2003 нче елгы кызлар арасында 1500 метрга йөгерүдә Актанышның 1 нче мәктәбенең VI сыйныф укучысы Язилә Закирҗанова катнашты. Яшь арасы 5 ел булуга карамастан, Язилә күп кенә йөгерешчеләрне артка калдырып, өченче урынны яулады. Остазы - Равил Хаҗиев.

Референдум үтеп ун көн узгач, аның карары үз көченә керә, ягъни шул вакыттан соң кеше үзара салым акчасын түләп куя ала.

Сарманда узган өстәл теннисы буенча традицион республика турнирыннан остаз Булат Солтанов укучылары җиңү белән кайтты.   

"Яшь профессионаллар" WorldSkills республика чемпионатында Аделина Биганаева, 16 яшькә кадәрге конкурсантлар арасында җиңүгә иреште. 

Илһам Шәмсунов: “Актаныш җирлеге өчен хезмәт итәсем килә”. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International