12 яшьлек йөгерешче Язилә Закирҗанова 1500 метрга йөгерүдә җиңү яулады

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Идел буе шәһәрләре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең Түбән Кама шәһәрендә җиңел атлетика ярышлары узды. Анда 2002-2003 нче елгы кызлар арасында 1500 метрга йөгерүдә Актанышның 1 нче мәктәбенең VI сыйныф укучысы Язилә Закирҗанова катнашты. Яшь арасы 5 ел булуга карамастан, Язилә күп кенә йөгерешчеләрне артка калдырып, өченче урынны яулады. Остазы - Равил Хаҗиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International