25 ноябрь көнне Актаныш авыл җирлеге Советының III чакырылыш 16 утырышы узды. Аның эшендә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.
Утырышның көн тәртибенә Актаныш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илһам Шәмсуновны билгеләү турындагы мәсьәлә куелган иде.
Актаныш авыл җирлеге уставы нигезендә, авыл башкарма комитеты җитәкчесе, авыл җирлеге Советы карары белән, конкурс комиссиясе тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан билгеләнә. Әлеге вазыйфага ике кандидат - Тимиров Альберт Индәриф улы һәм Шәмсунов Илһам Сәлимҗан улы тәкъдим ителгән иде.
5 ноябрьдән Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару вакытлыча Илһам Шәмсуновка тапшырылды. Бүген исә, җирлекнең депутатлар составы Илһам Сәлимҗан улы кандидатурасын Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп рәсми төстә раслады.
Рәйхан Галимҗанова яңа җитәкчегә хезмәт вазыйфасында уңышлар теләде:
- Әлеге хезмәтне вакытлыча башкарган аралыкта Сез үзегезне уңай яктан күрсәттегез. Хезмәтегезгә матур башлангычлар белән кереп китүгә ирештегез. Бүген йөкләтелгән вазыйфаны озак еллар намуслы төстә җитәкләрсез, дигән ышанычта калам,- диде, Рәйхан Флүс кызы, Илһам Сәлимҗан улына мөрәҗәгать итеп.
Депутатлар да Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә хезмәтендә уңышлар теләделәр.
Утырышта Илһам Шәмсунов үзе дә сүз алды.
- Әлеге хезмәтне вакытлыча башкарганда халыктан кергән мөрәҗәгатьләргә нигезләнеп эш итәргә туры килде. Киләчәктә дә эш юнәлешемне Актаныш җирлеге халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә күрәм. Актаныш җирлеге өчен хезмәт итәсем килә, халык белән аңлашып, үзара ярдәмләшеп эшләрбез, - диде яңа җитәкче.