ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

- Әллә быел Актанышта Әниләр көне булмый ул?

- Буладыр, ник алай дисез?

- Бер дә бәйрәм булырга ошамаган, 24 ноябрьдә референдум була, дигән кызыл лозунглар гына эленеп тора. Ә нигә әниләрне шулай бар кеше күрердәй итеп котламыйлар?


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Ни өчендер без һаман саннарны анализлауның демографиягә уңай йогынты ясавына ихлас күңелдән ышанабыз инде, җәмәгать. Бүгенге киңәшмәдә дә районда яшәүче хатын-кызларыбыз, аларның саны, хәтта бала таба алу-алмау мөмкинлекләренә дә тирән анализ ясалды.

Бу көннәрдә дә районыбыздан тулы бер делегация  тәҗрибә уртаклашу максатыннан Саратов өлкәсенең Маркс районында урнашкан “Хезмәт” нәсел заводында эшлекле сәфәрдә.

яшь шахматчылар 6-8 декабрьдә Баулыда үтәчәк Кама арты Гран-прие бәйгесенең финал ярышларына әзерләнә. Кама арты Гран-при бәйгесе биш этапта дәвам итә. Актанышта булганында Фирүзә Нәбиева белән Зәйнәп Рахманова яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, финал ярышына чакыру алган. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты арасында әлеге грант проектларын тормышка ашыру буенча килешү төзелде.

2012 елда кабул ителгән РФ кануны нигезендә,  Актаныш районында 426 күпбалалы гаиләгә җир участогы бирелгән. 2019 елда район башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына җир сорап 164 гариза кергән. Шуның 143 канәгатьләндерелгән.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Сишәмбе брифингында Актаныш район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, сәламәтлекләре чикле кешеләр белән эшләү катлаулы, дип ассызыклады. Һәркемгә шәхси якын килергә кирәк.

Хәтерләсәгез, агымдагы елның февраль аенда Актаныш авылы кар хакимлегендә калган иде, хәтта күпфатирлы йорт араларын кварталларга бүлеп чистартырга туры килде.  Быелгы кышта да мондый хәл кабатланмасмы? Җаваплы оешмалар район үзәген кар әсирлегеннән коткарып калырлык әзерлеккә ияме? Без шушы сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.

Театр һәм кино актеры Анатолий Белый. “Әти булу -  синең төп тормыш проектың”.

Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова инвалидлар ункөнлеге алдыннан узган брифингта инвалидларга һәр җирлектә, һәр оешмада игътибар булсын иде, дип белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International