- Әллә быел Актанышта Әниләр көне булмый ул?
- Буладыр, ник алай дисез?
- Бер дә бәйрәм булырга ошамаган, 24 ноябрьдә референдум була, дигән кызыл лозунглар гына эленеп тора. Ә нигә әниләрне шулай бар кеше күрердәй итеп котламыйлар?
Өч бала әнисе, эшмәкәр ханымның урамда туктатып шундый сорау бирүе мине чыннан да уйга салды. Дөрес сөйли бит?! Районда бәйрәм тантанасының 27 ноябрь, чәршәмбе көнгә билгеләнгәнен белештек. Танышыма да бу хакта чылтыратып әйттем. “И, Ләйсән апа, бәйрәм үтте бит инде, кызыл күкәй көнендә кадерле, аннан соң безнең кебек оешмасыз гына эшләп йөрүчеләрне кертерләрме икән бәйрәмгә?” 35 яше дә тулмаган ханымның тормышны ал күзлектән түгел, ничек бар шулай кабул итеп, ныклы адымнар белән үз дигәненә ирешүенә гел соклана идем. Беркайчан буш сүз сөйләмәс. Бу юлы да аның сүзендә хаклык бар кебек. Вакыт табып килсә, район мәдәният йортында узган тамашаны карарга аңа да урын табыла иде. Оештыручылар соңгы көнне “керү ирекле” дигән хәбәр дә тараттылар.
Әниләр көне - безнең өчен яңа бәйрәм. Без - кадерле кешеләребезне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә котларга гадәтләнгән буын. Әллә шуңа бәйрәмне кабул итеп бетерә алмыйбыз. Югыйсә, аны үткәрү ил сәясәтен ныгыту, илнең демографик халәтенә уңай йогынты ясау максатын күздә тота. “1998 елның 30 гыйнварында Россия Президенты Борис Ельцин «Әниләр көне турында»гы 120 нче Указга кул куя. Бу Указ нигезендә, һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителә. Һәр хатын-кызны котлый торган 8 Марттан аермалы буларак, 24 ноябрьдә әниләр һәм көмәнле хатын-кызлар тәбрик ителә”, - интернет чыганак Әниләр көне турында әнә шундый аңлатма бирә. Әниләр көне башка илләрдә дә бар - бары көннәре генә үзгә.
Мәсәлән, Бөекбританиядә Әниләр бәйрәме 3 апрельдә үтә икән. Инглизләрнең бу көнгә карата үз гореф-гадәтләре бар. Бу көнне әниләрне өйдәге эштән азат итәләр, торт ише төрле тәм-том белән сыйлыйлар.
Бәйрәм тантанасы, алда әйткәнчә, район мәдәният йортында узды. Үзебезнең сәнгатькәрләр тарафыннан әзерләнгән концертны карадык. Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән залдагы әниләрне котлады, рәсмилекне бераз читкә куеп, үз әнисен дә җылы хисләр белән искә алды, әнисенә әйтәсе рәхмәтен, изге теләкләрен бар әниләргә юллады. Шулай ук биш балага гомер биреп, аларны сау-сәламәт, игелекле итеп үстерүче әниләргә “Ана даны” күкрәк билгесен тапшырды. Яңа Әлем авылыннан Илиза Шакир кызы Исламова белән Чуракайдан Фатыймахон Йосып кызы Исламова әлеге Хөкүмәт бүләген чәчәк гөлләмәсе белән кабул итеп алдылар. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын, җырчы әниләрнең үз балалары белән әниләр турындагы җырлар башкаруын, мәктәп укучыларын туплаган вокаль һәм хореография ансамбльләр чыгышын тамашачы аеруча яратып кабул итте. Эштән соң кичке сәгать бишкә йөгерә –йөгерә концертка килгән әниләр тамаша карап, өйдәге мәшәкатьләрен дә онытып торгандыр.
Концерт тәмамлангач, гардеробта озаклап чират торып кием алу да ялкытмады әниләрне, югыйсә, хәрби киемле егетләр сәхнәгә чәчәк кенә менгереп калмыйча, апаларга пәлтә - курткаларын кигертеп озатса, бәйрәм тәэсирләре озаграк та дәвам итәр иде.