Җир кишәрлекләре хәзер, гамәлдәге кануннар нигезендә, арендага яки сатып алуга еш кына аукцион нигезендә бирелә. Искәрмәләр дә бар, бүгенге көндә өч яки аннан да күбрәк баласы булган гражданнар түләүсез җир алырга хокуклы. 2012 елда кабул ителгән РФ кануны нигезендә, Актаныш районында 426 күпбалалы гаиләгә җир участогы бирелгән. 2019 елда район башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына җир сорап 164 гариза кергән. Шуның 143 канәгатьләндерелгән.

Актаныш авылыннан 21 гаиләнең җир кишәрлеге аласы бар әле. 2018 елда гариза язган 4 гаилә дә җир бирелүен көтә. Актаныш муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаветдинова әйтүенә караганда, палата тарафыннан аларга җир участоклары тәкъдим ителгән. Гариза язучылар әлеге урыннардан баш тарткан. Закон нигезендә алар моңа хокуклы. Ә гражданнар теләгән участоклар авыл җирлекләрендә йорт салу өчен тәгаенләнмәгән.
Авыл җирлеге җирләрен киңәйтү турында генераль план расланганнан соң, күпбалалыларга җир мәйданнары бирелә башлаячак. Актанышның үзендә дә хәл итәсе мәсьәләләр бар. РФ программасы буенча йорт саласы урамнарга ут, су, газ кертелергә, электр линияләре сузылган булырга тиеш. Бу уңайдан проект эшенә заказ бирелгән. Проект нигезендә, инфраструктура көйләнгәч, җир участоклары бирелә башлый, дип ачыклык кертте Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаветдинова.
Чагыштыру өчен, Иске Сәфәр, Пучы, Татар Суыксуы, Яңа Әлем, Әтәс һәм Актаныш авыл җирлекләрендә җир сорап гариза язучылар күп.