Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова инвалидлар ункөнлеге алдыннан узган брифингта инвалидларга һәр җирлектә, һәр оешмада игътибар булсын иде, дип белдерде. Узган ел Җәмәгатьчелек советы әгзалары, Яңа Әлем авыл җирлеге инвалидларының тормышы белән танышу максатыннан, рейд оештырган иде. Рейд барышында инвалидларны эш белән тәэмин итү, коляскага кирәк-ярак юнәтү, оешмалары беткән инвалидларның беркем тарафыннан исә алынмавы кебек проблемалар барлыгы ачыкланды. Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә шәхси якын килеп, мәсьәләләрнең кайберләрен уңай хәл итте. Социаль киеренке ситуацияләрдә райондашларга матди яктан гына түгел, рухи ярдәм дә кирәк. Зәмфирә Зиннур кызы биш балалы гаиләдә ике инвалид бала тәрбияләнүен, берсенең урын өстендә генә ятуын, ә ана кешене “Эчә!” дип гаепләүләрен мисалга китерде. “Мондый нагрузкада әни кеше төнлә дә йокламаска мөмкин. Әмма, без, ананы гаепләгәнче, аңа нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга, аның хәленә кереп, булышырга тиешбез. Инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә психологик ярдәм күрсәтергә кирәк”,- диде Җәмәгатьчелек советы рәисе һәркемгә карата игътибарлы булырга чакырды.