Балалар иҗат үзәгендә Илдар Имамов белән Фәһим Галимов остазлыгында шахмат серләренә 85 укучы төшенә быел. Нигездә, күбесе башлангыч сыйныф укучылары. Арада 6-7 ел буена шахмат мәктәбенә йөрүчеләр дә бар.
Актанышның 1 нче мәктәбенең V сыйныф укучысы Зәйнәп Рахманова Илдар Имамов сыйныфында шахмат белән биш ел шөгыльләнә. Күптән түгел ул Самара шәһәрендә узган Россия чемпионатында катнашып, Россия чемпионнары, призерлары белән уйнап, II урын яулый, үз яшьтәшләре арасында җиңүгә ирешә.
Зәйнәп Рахманова Фирүзә Нәбиева(тренеры Фәһим Галимов) белән бергә Казанда Татарстан Республикасы классик шахмат беренчелеге ярышларында да Актаныш командасы составында чыгыш ясыйлар. Үзләреннән күпкә тәҗрибәлерәк шахматчылар белән уйнаганда каушап калмыйлар, күп очко туплап, команданың уңышына үзләреннән зур өлеш кертәләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча Актаныш командасы җиденче тапкыр беренче урынны яулый. 
Хәзер яшь шахматчылар 6-8 декабрьдә Баулыда үтәчәк Кама арты Гран-прие бәйгесенең финал ярышларына әзерләнә. Кама арты Гран-при бәйгесе биш этапта дәвам итә. Актанышта булганында Фирүзә Нәбиева белән Зәйнәп Рахманова яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, финал ярышына чакыру алган. Актаныштан бу ярышка алтышар уенчыдан торган ике команда катнашачак. Шахмат буенча остазлар, бу ярышны ел буена эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтә торган бәйге дип бәяли.
