Бүген Актанышта җирлек башлыклары, җәмәгатьчелек активы райондагы демографик хәлне уңай якка үзгәртү юнәлешендә тагын бер омтылыш ясап карады.
Омтылыш диюем юкка түгел, чөнки безне генә түгел, бөтен илне борчыган демографик кризисны саннарга анализ ясап кына туктатып булырмы? Без һаман демографияне үстерү юнәлешендә план арты план төзибез, “болай эшләргә кирәк, тегеләй эшләргә кирәк”, дигән булабыз. Ә ни өчен шушы эшләрне эшләп, үрнәк күрсәтә алмыйбыз?
Ни өчендер без һаман саннарны анализлауның демографиягә уңай йогынты ясавына ихлас күңелдән ышанабыз инде, җәмәгать. Бүгенге киңәшмәдә дә районда яшәүче хатын-кызларыбыз, аларның саны, хәтта бала таба алу-алмау мөмкинлекләренә дә тирән анализ ясалды.
Киңәшмәдә төп докладны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ясады. Ул тәкъдим иткән саннар демографик торышны чамаларга тулы мөмкинлек бирде. Гүзәл затларыбызны, яшь үзенчәлекләре буенча, сигез төркемгә бүлеп карагач, аларның сизелерлек кимеп ятуы мәгълүм булды. Мисал өчен, 2013 елда 15 яшьтән 49 яшькәчә булган туташ-ханымнар 6 959 булса, 2018 елда бу сан 6 129ны тәшкил иткән. Нәкъ менә бала табу яшендәге хатын-кызлар (ә бу 25 -29 яшьлекләр) сафы сирәгәюенә дә басым ясалды бүген, ягъни алар өлкәнәйгән.
Билгеле, хатын-кыз райондашларыбызның репродуктив яшьтән чыгып баруы бала табу күрсәткечләренә уңай йогынты ясамый. Хәер, табигый үсешнең кимүен ай саен 25 форма-киңәшмәдә ишетеп, аңлап утырабыз. Шулай да моннан ун ел элек демографик юнәлештә хәрәкәт өметлерәк булган, моны, әлеге дә баягы, тәкъдим ителгән саннардан чыгып фаразлап утырдым.2009 елда Актаныш районында 407 нарасый(!!!) якты дөньяга аваз салган. Әмма демографик кризис та шул чорда баш калкыткан – 2009 елда район буенча 508 үлем очрагы теркәлгән. Ни өчен шул вакытта чаң сугылмаган соң? Ни өчен ун ел элек шушы проблема уртага салып сөйләшенмәгән? Нигә бала табарга сәләтле һәм сәләтсез хатын-кызларны шул чакта төркемләмәгәннәр? Җавабы гади – чөнки ул вакытта демографик кризисның масштабларын ун ел вакыт эчендә бу дәрәҗәдә үсәр дип күз алдына да китермәгәннәр!
Бүген исә, демографик күрсәткечләрнең кимү сәбәпләрен хатын-кызларга аударып калдырырга маташалар кебек тоела. Хатын-кыз кемнеңдер кушуы буенча гына бала табарга тиешме – менә шуны аңлап китсәк иде, җәмәгать! Ана булу бит ул курчак уены гына түгел. Хатын-кыз, ана булырга карар кылганда, үзенең нәни бер кеше өчен гомер буена җаваплылык алачагын яхшы аңларга тиеш, иң элек. Туган сабыйны кеше итү өчен уңайлы шартлар булу да мөһим роль уйный. Яшәр өчен торак, эшләр өчен эш, тотар өчен акча булу – болар иң мөһим күрсәткечләр, минемчә.
Аннан килеп, бала алып кайткан хатын-кызларны “кияүдә” һәм “кияүдә булмаган” дигән төркемнәргә аеру да бернинди калыпка да сыймый. Аерым группаларга билгеләргә, гафу итегез, алар бит фермадагы тана малы түгел. Бүген, шөкер, ялгыз хатын-кызларга да бала үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Хөкүмәт тарафыннан андыйларга ярдәм төрләре күбрәк каралса да комаучау итмәс иде әле.
Рәйхан Флүс кызы үз чыгышында шулай ук йөклелек буенча исәптә торучы гүзәл затларны да, балага уза алмаучыларны да барлады. Балага узарга комаучаулый торган хатын-кыз авыруларына да тукталды урынбасар. Бүген инде, шөкер, баласызлык проблемасын күпмедер дәрәҗәдә уңай хәл итү юнәлешендә заманча технологияләр ярдәмгә килә. Актанышлылар да 2014 елдан ЭКО процедурасына уңышлы гына мөрәҗәгать итәләр. Биш ел эчендә ул 12 хатын-кызга әни булу бәхетен бүләк иткән.
Шул ук вакытта, 2019 елда районда йөклелекне өзүнең 21 очрагы теркәлгән. Балага узу яшендәге хатын-кызларыбызның 6000гә якын икәнен исәпкә алсак, бу сан, гомумән, күренми дә кебек. Әмма “матур” саннарга төзәтмәне үзәк хастаханәнең баш табибы урынбасары Анжелика Хөсәенова кертте.
Баксаң, Актанышта ясалмаган абортларның җеп очы Яр Чаллы шәһәренә һәм Башкортстанның Яркәй районына барып тоташа. Әни булырга теләмәүчеләр йөклелекне өздерүне читләргә ышанып тапшыра икән. Димәк, Актанышта абортлар саны аз дип шапырынасы юк, җәмәгать!
- Хатын-кыз йөклелекне өзәргә аңлы рәвештә килә. Аларның карарын үзгәртү безнең кулдан килә, дип санамыйм. Билгеле, без алар белән сөйләшәбез, уйларга вакыт бирәбез, тик бу хәлне үзгәртми,- дип, урынлы борчылуын белдерде табибә.
Анжелика Эдуардовна шулай ук демографияне, бер көндә генә үзгәртеп булмый торган проблема, дип атады. Районның әкренләп картаюы, яшьләрнең бала табарга ашыкмавы, авыруларның артуы да демографик күрсәткечләрнең өскә үрмәләвенә аяк чала, дип искәртте Анжелика Хөсәенова. Аның фикеренчә, акчасызлык, тораксызлык бала табарга киртә булып тора. Бу – дәүләт дәрәҗәсендәге проблема.
Гомумән, бүгенге киңәшмәдә гаҗәпләнерлек саннар шактый яңгыратылды. Мисал өчен, Актаныш районында 16 яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләр арасында пособие алучылар саны кимегән. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова моны мохтаҗлык дәрәҗәсен билгеләүче факторларның артуы белән аңлатты. 2007 елда пособие алучы гаиләләр саны 1 653не тәшкил итсә, 2019 елда бу күрсәткеч нибары 290га тәңгәл.
Районда бала тапкан өчен Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән түләүләрне алучылар саны үсештә булу сөендерде. 2018 елда икенче баласын алып кайткан 48 ана 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә ия булган. Өченче бала өчен 100 мең сумны 17 гаилә алган. Быелгы саннар да артуда.
Ике сәгатькә сузылган җыелыш барышында район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин, районның мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закирова да демографик торышны уңай якка үзгәртү юнәлешендә үз тәкъдим-фикерләрен җиткерделәр. Хәзер шул уй-ниятләрне тормышка ашырырга кирәк.
Саннар белән сугарылган бүгенге киңәшмә көткән нәтиҗәне бирерме? Җавап бирергә алынмыйм. Шәхсән үземә әлеге җыелыш 25 форма-киңәшмәнең кечерәйтелгән күчермәсен хәтерләтте. Сөйләшеп утырып кына үзгәрә торган әйбер түгел шул инде ул демография...
Шулай да районда буйдаклар санын киметү буенча шактый кызык проект гамәлгә ашарга тора. Биш зонада аерым-аерым “көрәшәчәкләр” иясез ир-атлар белән. Бәлки, бу проект көткән нәтиҗәне бирер дә, демографик вәзгыять үзеннән-үзе хәл ителеп куяр...