АВЫРТКАН УРЫН: Кар явар да китәр, Актаныш урамнары нишләр?

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Җиһан кышны каршы алырга әзерләнә. Әмма бу ел фасылының безне ничек “куандырасын” бүгеннән үк тәгаенләү мөмкин түгел, шуңа күрә дә әзерлек чараларын хәзердән үк күреп куйсак, шәт, ялгышмабыз.

Хәтерләсәгез, агымдагы елның февраль аенда Актаныш авылы кар хакимлегендә калган иде, хәтта күпфатирлы йорт араларын кварталларга бүлеп чистартырга туры килде.  Быелгы кышта да мондый хәл кабатланмасмы? Җаваплы оешмалар район үзәген кар әсирлегеннән коткарып калырлык әзерлеккә ияме? Без шушы сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.

Актаныш урамнарын кардан чистартуда “ Актаныш каты көнкүреш калдыклары  полигоны”  муниципаль унитар предприятиесе әһәмиятле роль уйный. Әнвәр Гафуров җитәкчелегендәге предприятие барлык тротуарларны, парк-скверларны, баскычларны кардан  арындыруга җаваплы. Бүген биредә кышкы чорга әзерлек тулы куәттә бара: базадагы  тагылма кораллар белән җиһазландырылган өч “Беларусь”,  ике Т-130 тракторы, ике зур егәрле техника, бер экскаватор-төягеч  әзерлек сызыгына куелган. Грейдер исә Пучы зонасында урнашкан авылларга, алдан бирелгән заявка нигезендә, хезмәт күрсәтәчәк.

- Быел да урамнардагы кар полигонга озатылачак, бу нисбәттән дә әзерлек хәстәре күрелгән, - диде Әнвәр Гафуров.

Чыннан да, унитар предприятие кышка ныклы әзерлек белән керер кебек. Тротуралардагы  бозлавыкка каршы  махсус катнашма да кайтарылган. Ул кышкы сезонга тулысынча җитәргә тиеш.

- Мәктәп, бакчага баручыларны кар көртләре борчымаячакмы быел? Кар яуган көннәрдә урамнарны картан чистартып бетерүнең билгеле бер вакыты бармы? - дигән сорауны да бирми кала алмадым җитәкчегә, ни дисәк тә, узган кыш әлеге мәсьәлә шактый кискен торды.

- Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре ачылганчы, тротуарлар,  урамнар кардан  чистартылып бетәргә тиеш. Техникаларны дүрттә, биштә чыгарачакбызмы – монысы хәл ителчәк, әмма  быел әлеге мәсьәләдә битарафлык булмаячак, - дип, ышандырды Әнвәр Гафуров.

Актаныштагы “ИТК” җәмгыятенә  12 һәм 57 бистә, Ленин урамының сул ягында  урнашкан барлык урамнарны ( Б. Дәүләт, Г.Тукай. Татарстан, Юбилей, Җиңүнең 30 еллыгы һ.б.)  кардан чистарту бурычы йөкләнгән. Оешма җитәкчесе Зөфәр Әсхәт улы яуган карны тулысынча җиңеп барачакбыз дип белдерде.  Аларның арсеналында  7  берәмлек техника бар.

- Узган ел, кар күпләп яуганда, тәүлегенә 70-80 рейс ясаган көннәр дә булды. Ул вакытларда эш сәгатебез иртәнге сәгать дүрттән башлана иде, - дип, әзерлек эшләре белән таныштырды  Зөфәр Имамов.

“Актаныш юллары” оешмасының эш фронтына РТС бистәсе,  дамбадан башлап Ленин проспекты, аның уң ягындагы урамнар, шул исәптән Аскы Актаныш та керә. Әлем юлыннан килгәндә, 57 бистәгә борылган урыннан Актанышбаш борылышына кадәрге арада да юлларны кардан арындыру алар өстендә. 15ләп техникасы булган бу оешма да карлы кыштан курыкмый.

- Моңа кадәр үз участогыбызны чистартырга тулысынча җитешеп бардык. Кешеләрнең шикаять белән килүен көтеп яткан юк, безнең техника иртәнге дүрттән үк хезмәттә. Бу – безнең еллар буена  чарланган эш системасы, - дип аңлатты "Актаныш юллары"  оешмасы  җитәкчесе Радик  Гаязов. 

Кыскасы, җаваплы оешмалар быел Актаныш авылын кар әсирлегендә калмас,  дип ышандыра.  Ышаныч акланырмы? Монысын инде бергәләп күзәтербез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International