Актанышка - 310, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан сөенечле хәбәр: Актаныш муниципаль районы тәкъдим иткән “Ак кирмән” тарих, көнкүреш һәм мәдәният күчмә чатыры” проекты муниципаль мәдәният һәм сәнгать оешмаларының иҗади коллективларын үстерү буенча ТР Хөкүмәте грантына лаек булды. Шулай ук яшь язучылар арасында Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” республика иҗат бәйгесе проекты да - грант хуҗасы.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты арасында әлеге грант проектларын тормышка ашыру буенча килешү төзелде.