Сишәмбе брифингында Актаныш район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, сәламәтлекләре чикле кешеләр белән эшләү катлаулы, дип ассызыклады. Һәркемгә шәхси якын килергә кирәк.
Әйтик, олы яшьтәгеләр 1980-1990 нчы елларда ук инвалидлык алган, сәламәтлекләре артка таба булса да, инвалидлык төркемен үзгәртү турында белмиләр. Светлана Бәхтияр кызы мондый очракта авыл фельдшерлары, участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Урын өстендә ятучы авыруларның документларын ВТЭК комиссиясендә читтән торып та тутырырга була. Шулай ук яшь барган саен памперсларның үлчәме үзгәрә. Мондый чакта кыенсынмаска, табибларны хәбәрдарлыкка кую мөһим. Инвалидларны, ункөнлектә генә түгел, ел дәвамында хастаханәгә салып дәвалыйлар. 40 яшьтән соң һәркем диспансер тикшерү үтәргә тиеш, чөнки авыру иртә ачыкланса, кешене дәвалап, гомерен саклап калып була.