Актаныш районында мәктәп укучылары арасында олимпиада хәрәкәте дәвам итә. Бүген, 26 ноябрь көнне, “Яшьлек” МҮдә биология фәне буенча олимпиадага нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр аталды.
.jpg)
Муниципаль этапта үз белемнәрен йөз укучы сынаган. Химия һәм биология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Эльвира Вәлиева билгеләп үткәнчә, аеруча яхшы әзерлекне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Иске Сәфәр, Киров, Яңа Әлем, Иске Богады, Теләкәй, Иске Кормаш, Х.Заманов исемендәге кадет-интернат, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре күрсәткән. Аңлашылганча, призлы урыннарга да әлеге белем бирү учреждениеләре укучылары ия булган.
.jpg)
VII – XI сыйныфларны колачлаган олимпиада хәрәкәтендә 5 укучы җиңүче итеп танылган, 14 укучы призлы урынга лаек булган.
Иң күп катнашучылар саны VII сыйныфта, биредә 28 укучы үз белемнәрен сынарга теләк белдергән.
Биология фәне буенча башкарылган олимпиада биремнәрен район мәгариф идарәсеннән билгеләнгән укытучы-экспертлар бәяләгән. Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән эшләрнең шактый катлаулы булуын искәртте алар. Һәр сыйныф буенча анализ аерым ясалды: хаталар уртага салып сөйләшенде, укучылар өчен аеруча авыр тоелган биремнәр төркемләнеп, аларга аңлатма бирелде.
.jpg)
Иске Богады мәктәбе мөгаллимәсе, биология фәне олимпиадасын тикшергән эксперт Илүзә Харисова сигезенче сыйныф эшләренә нәтиҗә ясады. Аның анализ тәртибе тулы бер дәрес форматын хәтерләтте. Хаталар өстендә эш залда утыручы балалар белән берлектә башкарылды.
.jpg)
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.
.jpg)
Актанышта фән олимпиадалары дәвам итә. Муниципаль этап җиңүчеләре исә район данын республикада яклаячак. Аларга уңышлар телибез.